Бер күрешү — үзе бер гомер: Кәркәүчтә җылы очрашу булды
Соңгы яңалыклар

Бер күрешү — үзе бер гомер: Кәркәүчтә җылы очрашу булды

Чараның иң игътибарга лаеклы өлеше — үтемле вәгазь, Коръән аятьләрен ишетү.

Хөрмәт һәм ихтирам

Бу сүзләр нишләптер күңелләрне кузгата, дулкынландыра. Берәүләр — үткән гомерен, бергә эшләгән хезмәттәшләрен, икенчеләре үзенең балаларының тормыш агышын барлый. Әйе, уйлата, уйландыра торган көн бу өлкәннәр (бигрәк тә картлар) өчен.

Шулай уйланып утырганда Кәркәүч авылы китапханәсе мөдире, күршем Энҗе килеп керде. «Золя апа, иртәгә 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көнен үткәрәм, керми каласы түгел», — диде.

Ул оештырган чараларда булганым бар. Китапханәдә, мәктәптә, авыл клубында да төрле темаларга багышланган була алар. Чыгышлары эчтәлекле, уйландыра. Үз эшенә тарта белә ул.

Бу бәйрәмне кайда үткәрәсең дип сорадым. Җавап кыска — былтыргы урында. Әйе, шушы көнне узган ел да үткәргән урыны — табигать кочагында. Ерак китәсе дә түгел. Бу бит әби-бабасының, әти-әнисенең бакча башы, кычыткан, тигәнәк баскан түгел ул — сихри көчкә ия булган табигать кочагы. Мондый хәлгә китерү өчен һәрвакыт төгәл, үз эшенә таләпчән, матурлыкны яратучы әтисе Дамирның хезмәте күп кергән.

Монда бар нәрсә дә уйланылган. Һаваны сафландырып ылыс исе аңкытып, җил-яңгырдан саклап үсеп утыручы чыршы-нарат урманы. Аны кайчандыр үсентеләр табып утырткан. Шунда ук кызыл кирпечтән салынган урыс миче, өстәлләр, урындыклар. Җил-яңгырдан саклый торган беседка, аңа каршы якта Ленинның разливтагы шалашын хәтерләткән, гадилеге белән үзенә тартып торган шалаш, хәстәрләп өеп куйган утын әрдәнәсе. Табигать бу урынны могҗизалы итәргә уйлаган, ахры. Үзе чыгып үскән йөзьяшәр каен да матур булсын өчен тырышкан, бөгелеп үскән мәйданны әкрен генә искән җил белән ботакларын селкетеп шатландырып утыра.

Хатирәләр яңарган көн

Шушы урынга Кәркәүч авылының югары оч өлкәннәре җыела. Күңелле күрешүләр, хәл белешүләр... Өстәлләр күчтәнәчләр белән, кайнар бәлеш исе борыннарны кытыклый.

Өлкәннәрне котларга дип, балалар бакчасы хезмәткәрләре белән нәниләр килеп, бәйрәмебезне ямьләндереп җибәрделәр, тәрбияченең котлау сүзе, балаларның тырышып әзерләнгән концерты.

Кайнар бәлеш барыбызга да өләшенә, өстәл артында күңелле сөйләшү, беседкада балаларның шат авазлары ишетелә. Анда әзерләнеп килгән салатлар, бакча һәм урман хәзинәләреннән әзерләнгән ризыклар.

Энҗенең тәбрикләү сүзе күңелләндерә, уйландыра. Мичтә күмер җитешә, ак самавырда нарат күркәсе төтенен чыгарып чәй кайнату остасы Дамир. Әнисе Тахураның чиләге кабарып, тулган коймак камырын алып, мич каршына баса. Табадан төшкән коймаклар өстәлгә килеп тора, шул арада очып кына таралып тора.

Әйе, кайнар коймак үтемле ризык, күчтәнәч итеп алып кайтырга да җитте әле ул. Коймак, бал, җимешләр белән эчкәндә чәй тәмле була икән. Нинди чәй икәнен дә сорарга җитештек. Сүз уңаеннан, телгә алынган Дамир белән Тахура Мөниповлар — хезмәт юлы үткән өлкәннәребез, хезмәт ветераннары.

Чараның иң игътибарга лаеклы өлеше — үтемле вәгазь, Коръән аятьләрен ишетү. Өлкәннәребезнең берсе, хаҗия Гөлшат Барый кызы күңелләргә үтеп керерлек вәгазен сөйләп, Коръән аятьләрен укып, бәйрәмне тагын да тулыландырды.

Чарага җыелган өлкәннәрне олылап, кызлары Энҗенең хезмәтен зурлап, барыбызга да күңелләрдә мәңге сакланырлык бәйрәм ясаулары өчен Мөниповлар гаиләсенә олы ихтирамыбызны белдерәбез. 

Китапханәче — үз эшенең остасы. Монда да җайлы вакыт табып, сәламәтлеккә багышланган медицина китапларын пропагандалаугаа өлгерде. Картлык шатлык түгел, дибез. Шундый энтузиастлар булганда, картлык та шатлыкка әйләнә икән.

Чарада катнашып, хозурланып утырган өлкәннәрнең иң олысы Золя апагыз Хәлилова


Нет комментариев