1958 елны Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлаган 31 укучыдан инде бәлки унлап кына калганбыздыр.
Традициягә әверелгән сыйныфташлар очрашуы инде беркемне гаҗәпләндермәсә дә, бераз язып үтәргә булдым. Чөнки 85 яшькә җиткән сыйныфташларның очрашуы сирәк хәлдер.
Без, хәзерге көндә исән булган сугыш чоры балалары, мәктәпне тәмамлаганнан соң 68 ел үтсә дә, үзебезнең тормыш юбилеена бергәләп очрашып алырга булдык. 1958 елны Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлаган 31 укучыдан инде бәлки унлап кына калганбыздыр. Ә очрашуга килә алучылар: Марзия Вәлиева, Фәүзия Узбекова, Рәфкать Закиров, һәм мин, Марзия Хаҗиева булдык. Луиза Сибгатуллина килә алмады. Бердәнбер «егет»ебез Рәфкатьнең кулында безнең өчен роза чәчәкләре иде. Дөрес, бу еллар эчендә инде берничә очрашу үткәргән идек, аларны Рәфкать оештырды. Аннан соң мәктәп юбилейларында да булырга туры килгәләде.
Һәр юбилей — үзенә күрә бер йомгак, нәтиҗә ясарга да сәбәп була. Бу юлы шундый уй килде: бу очрашуда иң якын, иң ихтирамга лаеклы дуслар булды. Тормышта — эчкерсез, якты күңелле кешеләргә күңел тарта бит. Тормыш юлында да алар халыкка намус белән хезмәт иттеләр. Рәфкать Закиров — районның баш архитекторы вазыйфасын башкарды. Аның хезмәте — төзелгән йортлар, шәһәрне яңартырга, зурайтырга багышланган эшләр. Марзия Вәлиева — клуб мөдире булып халыкка хезмәт иткән иде. Кечкенәдән актив: мәктәптә төрле спорт ярышларында катнаша идек. Ә Фәүзия Узбекова белән укыган чорда — спорт кичәләрендә акробатик номерлар белән чыгыш ясый идек.
Мәктәп елларында гадәткә кереп калган спорт ярышлары, концертларда катнашу гомерлек була икән. Үзем турында язсам, эшләгән чорда барлык спорт ярышларында катнашып, күп грамоталар алган идем. Ә вокал белән шөгыльләнү бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Күп конкурслар лауреаты (хәтта халыкара конкурсларда да) исемен, дипломнарын яулаган идем. Сүз уңаеннан: бу хобби тормышны ямьли дә, тулыландыра да. Ә хезмәт чорыма килгәндә, 27 ел Мари Эл республикасында элемтә буенча Дәүләт күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе булып эшләдем. Төрле радио-телевидение станцияләренең эшенә радио ешлыклары беркетү, аларга лицензия булдыру, эшләрен тикшерү вазыйфалары керә иде.
Ә Фәүзия Узбекова оста тегүче булып, халыкны киендерү өлкәсендә эшләде. Үзенең тыныч холкы белән аерылып тора. Андый кешеләрне Аллаһы Тәгалә дә саклыйдыр. Шундый нәтиҗә: беркемгә начарлык эшләмичә, мәрхәмәтле, намуслы булып яшәү — тормышта бик мөһим.
Бу яшькә җиткәч, сезне нәрсә борчый дигән сорау бирсәләр, әйтәсе килә: син белгән кадәр үзе белмәсә дә, кайбер вакыт яшьрәк кешеләрнең өйрәтә башлавы. Шулай ук яшьләрнең кайвакыт сату-алудамы, башка очрактамы, өлкән кеше уйлый белми, дигән фикер белән, олыларны алдаларга тырышулары. Ялган — иң тискәре хәл бит, хәтер калдыра торган сыйфат.
Олы яшькә җиткәч, күп нәрсәне аңлыйсың, шунлыктан андый намуслы, гадел, шат күңелле сыйныфташлар, дуслар булуы, алар белән ара өзелмәү — үзе бәхет.
Марзия ХАҖИЕВА, Йошкар-Ола
Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев