Раниф Шәрипов бүгенге көндә Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге бүләкләр иясе.
Язмыш сынаулары һәм шигърияткә юл
Гомер юлым чуар, ачы, кырыс
Язмышым йөз төрле ямаулы.
(“Биш алма” поэмасыннан)
Шагыйрь Раниф Шәриповны күпләр беләдер. Катлаулы тормыш юлы үткән шәхес ул. Яшьтән ятим калып, балалар йортында үсүен әйтмим дә инде. Төньяк Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәндә бик каты салкын тидереп, буыннар сызлавы белән җәфалана. Тора-бара ике аягының тез һәм бот буыннары хәрәкәтләнүдән туктап, 20сен генә узган егет урын өстендә кала... Аннан соң озакка сузылган берсеннән-берсе авыр операцияләр – тик көчле рухлы Раниф бирешми, тормышка теше-тырнагы белән ябыша, таякка таянып, әкрен генә аякка баса. Алай гына да түгел, шигърият дигән тылсымлы дөньяга таба үрмәли.
Бу урында шуны да әйтеп узу кирәктер. Авыру егетнең әдәбият мәйданында күренә башлавында Березняк мәктәбенең атаклы директоры Харис Ваһаповның да өлеше зур. Журналист, язучы Шаһинур Мостафинның: “Харис абый редакциягә махсус килеп, син Ранифка игьтибар ит әле, ярдәм итү ягын кара”, – дигән сүзләре хәтергә сеңеп калган.
Тукай премиясенә илткән рух ныклыгы
Кем уйлаган, 76 яшен тутырган Ранифыбыз бүгенге көндә Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге бүләкләр иясе, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Кукмара районының мактаулы гражданины” исемнәренә лаек булып, СССР Язучылар берлеге әгъзасы булып торыр дип! Әле алай гына да түгел, быел якташыбызга Татарстанның олы бүләге – Тукай премиясе бирелде.
Уйланып утырам, Чокырчаның урын өстендәге бу моңлы улын нинди сыйфатлары җиде-сигез китап бастырып чыгарырлык шагыйрь иткән, шулкадәрле поэмалар, шигырьләр иҗат итәргә каян көч, илһам алган?! Әлбәттә, рух ныклыгы, көчле ихтыярлы, искиткеч тырышлыгы, армый-талмый үз өстендә эшләведер.
Туган авылы Чокырчаның (Аман-Оштырма) бетүгә таба баруы күңелен борчый шагыйрьнең. Югыйсә, заманында мең кеше яшәгән, авыл болынында “Бәдрәч атнасы” дип йөртелгән атнада өч көн бик зур ярминкә уздырылган, анда районның барлык авылларыннан сатучылар, кибетләр килгән. Бүген исә 22 йорт тәрәзәсендә генә кичләрен ут кабына, аларда бары 41 кеше яши, башлыча пенсия яшендәгеләр. Бу шагыйрьне бик борчый, уйландыра.
“Яман шәүлә йөри
авыл буйлап,
Чор билгесе, заман сулышы.
“Киләчәксез авыл”
коткысының
Тере авыл белән сугышы”, – дигән юллар язылыр идемени?!
Бүген авылда мәктәп яшендәге бер генә бала да юк. Бары тик инде ничә еллар буш торучы башлангыч мәктәп бинасы каршында бик матур итеп төзелгән автобус тукталышы гына (янәсе балаларны Березняк мәктәбенә йөртергә тиешле) кукраеп утыра. Авылның нәкъ шул турысына кадәр асфальт та салынган.
Чокырчага кайткан шагыйрь
Икенче тукталыш үзенә аз гына уку насыйп булган Березняк мәктәбе иде. Бу авылда аның якын дусты, мәктәпнең элеккеге директоры Альберт Фәхретдинов яши. Ниһаять, Кукмара. Биредә якташыбызның әнисе ягыннан туганнары (Чиратнай авылы буенча): Фәнзилә, өченче мәктәп директоры – Диләрә, Рузалия, Рузилә, Рәхилә Хәким кызлары, энеләре Әлфир яши.
Без Рузиләнең мул табыны артында очраштык. Хәтерләр яңартып, сөйләшеп утырдык. Ранифны алып кайтуны да Фәнзилә Хәким кызы, якын дусты, авылдашы, күршесе, ярдәменнән ташламаучы Фидәил Аксанов һәм, әлбәттә, иң зур таянычы булган тормыш иптәше Дамира оештырган иде. Рәхмәт сиңа, Дамира. Ранифның тормышында булуың, аны яратуың, тәрбиядә яшәтүең өчен. Мин Раниф кебек дустым булу белән горурланам.
Рәйсә БАҺАВИЕВА
Нет комментариев