Бүген Татарстанда +17 градуска кадәр җылытачак
Соңгы яңалыклар

Бүген Татарстанда +17 градуска кадәр җылытачак

Сизелерлек явым-төшем көтелми.

9 октябрьдә Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Җил секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк, аның юнәлеше көнбатыштан көньяк-көнбатышка һәм көньякка үзгәрәчәк.

Көндез һава +12...+17 градуска кадәр җылыначак (Казанда термометр баганалары +13...+15 градуска кадәр күтәреләчәк).

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев