Хезмәт хакыннан зарланмый егет, барысыннан да канәгать, ди ул.
Фермада — хезмәт, сәхнәдә — бию
Бүген авыл хуҗалыгы тармагында яшь белгечләрнең хезмәт итүе аеруча куанычлы. Алар заманча технологияләрне үзләштереп кенә калмый, авыл тормышына яңа сулыш та кертә. Зур Сәрдек авылында яшәүче 24 яшьлек Инсаф Салихов — шундый яшьләрнең берсе.
Ул «Восток-Агро» җәмгыятенең сөтчелек комплексы начальнигы булып эшли. Җаваплы хезмәтен тырышып башкару белән бергә, егет авылның мәдәни тормышында да актив катнаша — «Чәчкә» бию ансамбленә йөри.
— Авыл хуҗалыгы кечкенәдән күңелемә якын, чөнки авылда үстек, шәхси хуҗалыгыбызда да гомер буе терлекләр асрадык, әти-әнигә аларны тәрбияләргә булыштык. Шуңа күрә әлеге тармакны сайларга булдым. Билгеле, башка яшьтәшләрем шикелле мин дә башта Казанга чыгып киттем, әмма бер-ике айдан кире әйләнеп кайттым, — ди Инсаф.
Инсаф Арчада туып-үскән. Ул мәктәпне тәмамлагач, әнисенең туган авылы Зур Сәрдеккә кайтып урнашканнар. Егет Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария юнәлешендә белем ала. Алга таба, читтән торып, Казан ветеринария академиясенә укырга керә. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, укуын шунда дәвам итә.
Бүген «Восток-Агро» җәмгыятендә ике меңгә якын терлек исәпләнә. Шуның 1200-1300е Зур Сәрдек фермасында асрала. Аларның 620се — савым сыерлар. Көн саен комплекста 15 тоннадан артык сөт савыла. Бер сыер тәүлеккә уртача 27-28 литр сөт бирә. Саву залы «параллель» формада, анда берьюлы 50 сыер керә. Сөтлебикәләрне көнгә өч тапкыр савалар. Һәр сменада ике савымчы, бер оператор эшли, тагын бер хезмәткәр малларны залга куып кертә. Нәтиҗәле эшләү, югары продукция алу өчен биредә технологияләрнең төгәл үтәлешенә, мал азыгының сыйфатына һәм терлекләрне рацион буенча ашатуга зур игътибар бирелә.
Сөтчелек комплексында иллегә якын кеше хезмәт куя. Әлбәттә, яшь егеткә үзеннән өлкән, күпкә тәҗрибәле хезмәттәшләр белән эшләү башта җиңел генә бирелми. Әмма Инсаф коллектив белән уртак тел таба.
— Билгеле, эшкә кайткан вакытта авыррак булды. Әмма коллективыбыз дус, тату. Ришат Әскәров, Илфар Нәҗипов, Рафак Нәбиуллиннарның зур ярдәмен тойдым, алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Һәркемнең үз холкы бар, шуңа күрә кешеләргә карата игътибарлы булырга, аралашуның җаен табарга кирәк, — ди ул.
Авылда да яшьләргә мөмкинлекләр бар
Инсафның эш көне иртүк башлана. Кайвакыт таңны да фермада каршыларга туры килә. Әмма ул сайлаган һөнәреннән зарланмый, киресенчә, үз эшен яратып башкара.
— Ферма дигәч тә, барысы да гади генә түгел. Хәзер бигрәк тә техника заманы бит, төрле ватылулар да булырга мөмкин. Шуңа күрә иртәнге сәгать дүрттә инде фермада, маллар янында булган, шулай ук эшне җайлап кына иртәнге сәгать алты-җиделәрдә башлап җибәргән чаклар да бар, — дип сөйли Инсаф.
Эшендәге кебек мәшәкатьләр егетне өендә дә көтеп тора. Гаиләләре шәхси хуҗалыкларында терлек асрап көн күрә. Җәмгыять исә мал азыгы белән ярдәм итә: җитәрлек күләмдә печән, салам һәм ашлык бирә. Хезмәт хакыннан зарланмый егет, барысыннан да канәгать, ди ул.
«Восток-Агро» җәмгыятендә Инсаф кебек яшьләр тагын бар. Әйтик, ике егет — механизатор, берсе — агроном, тагын берсе ветеринария табибы һөнәрен сайлаган. Җәйге чорда студентлар һәм мәктәп укучылары да биредә эшли: сенаж чокырын ябуда, территориядәге чүп үләннәрен чабуда ярдәм итәләр. Димәк, бүгенге яшьләр авыл хуҗалыгы тармагыннан читләшә дип әйтеп булмый. Киресенчә, хезмәтнең кадерен белгән, туган җирендә калырга теләгән егет-кызлар бар.
Инсаф өчен авыл тормышы эш белән генә чикләнми. Ул Зур Сәрдек мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чәчкә» бию ансамбленә йөри. Иҗат белән шөгыльләнү егеткә эш мәшәкатьләреннән арынып, ял итәргә мөмкинлек бирә.
— Ансамбльгә килгәнемә биш-алты ел тирәсе бар инде. Мине анда җитәкчебез Альмира апа Шәймарданова чакырды. Үземә бик ошый. Бу вакытта рухи байлык туплыйм, яхшы, позитив энергия алам, — ди Инсаф.
Бер караганда, фермадагы җаваплы хезмәт белән сәхнәдәге биюнең уртаклыгы да юк кебек. Әмма Инсаф өчен алар икесе дә тормышының мөһим өлеше. Берсе — көндәлек хезмәте, икенчесе — күңеленә ял һәм илһам бирә торган шөгыль.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев