Математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханда үзгәрешләр юк.
2027 елда тарих һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханында биремнәр саны үзгәрәчәк. Бу хакта Федераль педагогик үлчәмнәр институты материалларына таянып, РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Тарих буенча биремнәр өстәлә: 2026 елда тапшыручылар өчен БДИ 21 биремнән торса, ә 2027 елда 22 бирем булачак. Аерым алганда, тарихи чыганак белән эшләү буенча биремнәр саны арта: 2027 елда алар 3кә җитә, узганында 2 иде. Шул ук вакытта катлаулылыгы югары булган биремнәр саны үзгәрми.
Шулай ук үзгәрешләр профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханына кагыла. 2027 елда профильле математика буенча контроль-үлчәү материаллары 20 биремнән торачак, шул ук вакытта 2026 елда ул 19 биремнән торды. Математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханда үзгәрешләр юк.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев