Бу сорауга Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин җавап бирде.
Мөселман дин гыйлеме даирәсендә музыка тыңлауның рөхсәт ителү-ителмәве мәсьәләсендә төрле фикерләр бар. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин интервьюсында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Пәйгамбәр заманында ул (музыка) булган. Һәм ул бәрмә уен коралларын рөхсәт иткән. Хәтта пәйгамбәр туйга килгән һәм анда кешеләр бәрмә уен коралларында уйнаган очраклар да булган. Бервакыт ул килеп кергәч, кешеләр шунда ук уйнаудан туктаган. Шуннан соң пәйгамбәр кулы белән ишарәләп: „Юк-юк, дәвам итегез, бу — бәйрәм“, — дигән. Шуңа күрә бәрмә уен кораллары рөхсәт ителә», — диде имам.
Шул ук вакытта, ул ниндидер тормыш хәлләрендә музыка уйный башласа, мәсәлән, урамда яки кино караган вакытта, мөселман кешесе моны тыныч кабул итәргә һәм игътибарсыз калдырырга тиеш, дип өстәде Рөстәм Хәйруллин.
«Әйтик, телевизор караган вакытта анда кинәт музыка уйный башласа, мин телевизорны сүндермим. Музыка яки тагын нәрсәдер уйнаганда, моны ишетмим һәм аңа игътибар итмим», — дип өстәде хәзрәт.
- Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев