Турнирда кукмаралылар гына түгел, Саба районы һәм Шәмәрдәннән килгән командалар да көч сынашты.
Бу шимбәдә Туеш микрорайонындагы спорт мәйданчыгы аеруча гөрләп торды. Анда футбол турниры узды. Әлеге спорт чарасы вакытсыз гомерләре өзелгән райондаш егетләргә багышланган иде. Стендта урын алган 14 ир-егетнең дуртесе — махсус хәрби операция Геройлары.
Турнирның ачылу тантанасында район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов катнашты. Ул районда спортка зур игътибар бирелүен, спорт мәйданчыклары төзелеп, аларда төрле чаралар оештырылуын билгеләп үтте, уенчыларга уңышлар теләде.
«Футбол турниры быел өченче ел уза. Ул безнең вакытсыз гомерләре өзелгән иптәш егетләргә, якын кешеләребезгә багышлана. Минем үземнең бертуган абыем Марсель 2018 елда 43 яшендә вафат булды. Без бирегә аларның тормыш иптәшләрен, балаларын, әти-әниләрен дә чакырдык, чәчәк бәйләмнәре әзерләдек», — ди турнирны оештыручыларның берсе Илназ Сабирҗанов.
Турнирда кукмаралылар гына түгел, Саба районы һәм Шәмәрдәннән килгән командалар да көч сынашты. Барлыгы 9 команда уйнады. Анда укучы балалар да, яшьләр дә бар иде.
Уенчылар һәм турнирны карарга килүчеләр кайнар чәй, тәмле шулпа һәм пылау белән сыйланды. Беренче урынны яулаган командага күчмә Кубок тапшырылды. Призлы урыннарга чыгучыларга диплом һәм истәлек бүләкләре бирелде.
- Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев