Бәйрәмдә төп игътибар республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларны тантаналы төстә хөрмәтләү булды.
Мул күргәзмә
Шәһәрнең Комсомол мәйданында «Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале үтте. Әлеге чараның төп максаты — хезмәт һәм хәрби батырлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт белдерү, районыбыз, республикабыз һәм илебез үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү.
Хезмәт кешесенең тырышлыгы — район үсешенең төп нигезе. Районның тырыш, уңган-булган халкының хезмәтен, осталыгын һәм казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән күргәзмәләр дә фестивальнең төп бизәге булды. Аларда төрле тармакларда хезмәт куючы райондашларыбызның кул эшләре, җитештергән продукцияләре һәм иҗади хезмәт җимешләре тәкъдим ителде.
Фестивальгә килүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән җитештерелгән һәм җибәрелә торган кирәк-яраклар күргәзмәсе белән дә танышты, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар бакчалары коллективлары тарафыннан оештырылган төрле мастер-классларда катнашты. Шулай ук мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре район тормышына һәм аның эшчәнлегенә багышлап әзерләгән проектларын тәкъдим итте. Әлеге эшләр балаларның иҗади сәләтләрен генә түгел, туган якка мәхәббәтен һәм хезмәткә хөрмәтен дә чагылдырды.
Хезмәт кешесенә хөрмәт
Бәйрәмдә төп игътибар республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларны тантаналы төстә хөрмәтләү булды. Төрле өлкәләрдә эшләп, үз һөнәрләренә тугры калучыларга сертификатларны район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон тапшырды.
— Районыбызда республика һәм федераль программалар кысаларында бик күп эшләр башкарыла. Төзелешме, төзекләндерүме — боларның барысының артында хезмәт кешесенең тырышлыгы, фидакарьлеге һәм һөнәри осталыгы тора. Һәркемгә зур рәхмәтемне ирештерәм, — диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Депутат Илья Вольфсон районның, республиканың һәм илнең үсешендә хезмәт кешесенең ролен аерым билгеләп үтте, районның алдынгы хезмәткәрләренә, үз эшенә тугры, тырыш һәм фидакарь кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук депутат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәмне дә югары бәяләде.
Республиканың Электрон Мактау тактасына 191 райондашыбыз кертелгән. Анда авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куючылар һәм башкалар бар.
— Мин Кукмара киез итек-киез комбинатында кадрлар җитәкчесе булып эшлим. Хезмәт тәҗрибәм 44 елны тәшкил итә. Шуның 40 елын профсоюз комитеты рәисе булып эшләдем, — ди Ирина Кисиль. — Хезмәт кешеләрен билгеләп үтүне яхшы гамәл дип саныйм.
- Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев