Тикшерү барышында барлык учреждениеләрнең дә уку елына яхшы әзерләнүе, территорияләрнең чиста һәм караулы булуы, бакча, бина һәм кабинетларда тәртип урнаштырылуы билгеләп үтелде.
Районда мәгариф учреждениеләренең 2026–2027 уку елына әзерлеген тикшерү башланып китте. Шушы уңайдан район Советы аппараты җитәкчесе Ирина Ходова җитәкчелегендә без район мәгариф идарәсенең өлкән методисты Таһир Набиев белән районның берничә белем бирү учреждениесендә булып, аларның уку елына әзерлеген карадык.
Эшче төркем Манзарас, Оштырма-Юмья, Березняк урта мәктәпләрендә, «Ләйсән» балалар бакчасында булды. Игътибар үзәгендә биналарның, уку кабинетларының, ашханәләрнең, спорт залларының торышы, территорияләрнең төзеклеге, яшелләндерү, шулай ук аларның «Иң яхшы үрнәк оешма – 2026» смотр-конкурсында катнашуга әзерлеге булды.
Тикшерү барышында барлык учреждениеләрнең дә уку елына яхшы әзерләнүе, территорияләрнең чиста һәм караулы булуы, бакча, бина һәм кабинетларда тәртип урнаштырылуы билгеләп үтелде. Матур арт-объектлар, чәчәк түтәлләре, яшел зоналар учреждениеләргә үзенчәлекле күркәмлек бирә.
Манзарас урта мәктәбе
Манзарас урта мәктәбендә 453 бала белем ала. Мәктәптә барлык сыйныфлар комплектланган, педагоглар белән тәэмин ителеш яхшы. Уку кабинетларында косметик ремонт үткәрелгән. Мәктәптә «Үсеш ноктасы» («Точка роста») үзәгенең дүрт кабинеты эшли. Ашханәнең торышы да яхшы. Мәктәп территориясендә яшелчә үстерүгә зур игътибар бирелә: быел суган уңышы аеруча яхшы булган, аны инде җыеп алганнар. Бер теплицада помидор һәм борыч үсә. Мәктәптә уку елына әзерлек югары дәрәҗәдә булса да, бинага капиталь ремонт үткәрү кирәклеге билгеләп үтелде.
- Оштырма-Юмья урта мәктәбе 5 гектарга якын мәйданны били. Биредә 100 бала белем ала, яңа уку елында беренче сыйныфка 5 бала керә. Мәктәп территориясендә ике теплица бар, аларның берсе җылытыла торган. Коллектив бик бердәм, укучылартөрле конкурсларда актив катнаша. Мәктәптә дәреслекләр белән тәэмин итү җитәрлек. Шул ук вакытта спорт залына ремонт таләп ителә, шулай ук инглиз теле укытучысына ихтыяҗ бар.
Березняк урта мәктәбендә дә территория чиста-пөхтә һәм биредә шулай ук яшелләндерүгә игътибар зур. Урманчылык юнәлешендә эшләүләре сизелә, туя үсентеләре утыртканнар. Мәктәпнең 3 гектарга якын җире бар. Мәктәп яны кишәрлегендә яшелчәләр үстерелә, шул исәптән быел 800 төпкә якын кәбестә утыртылган. Мәктәптә 58 укучы белем һәм тәрбия ала. Тик биредә спорт залына түбәдән су керү проблемасы бар, аны хәл итү буенча эш алып бару кирәк.
«Ләйсән» балалар бакчасы
Бакча территориясе аеруча матур һәм караулы. Биредә яшелчәләр үстерелә, чәчәкләр күп. Территориядә төрле арт-объектлар булдырылган. Уку елына әзерлек барышында бинада буяу эшләре башкарылган, бар җирдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Балалар бакчасында татар мохите ачык сизелә. Хәтта аерым музей-почмак та булдырылган. Бу балаларга туган телгә, милли мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Гомумән алганда, эшче төркем тарафыннан тикшерелгән учреждениеләрнең яңа уку елына яхшы әзерләнүе билгеләп үтелде. Һәркайда территорияләрнең чисталыгына һәм матурлыгына игътибар бирелгән, чәчәкләр, яшелчәләр үстерелә, уку һәм тәрбия өчен уңай шартлар тудырыла.
Боларның барысы да – мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең, укытучыларның, тәрбиячеләрнең, техник персоналның бердәм һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Коллективлар үзләре эшләгән җирне яратуы, балалар өчен матур һәм уңайлы мохит булдыруга җаваплы каравы белән аерылып тора. Учреждениеләрнең тышкы күренеше дә, эчке торышы да коллективларның хезмәткә булган мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев