Тикшерү нәтиҗәләре буенча объектларның яңа уку елына тулы әзерлеге турында акт төзеләчәк.
Кукмара районында мәгариф учреждениеләренең 2026–2027 уку елына әзерлеген тикшерү дәвам итә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова җитәкчелегендә без район мәгариф идарәсенең баш методисты Лилия Смирнова белән шәһәрнең «Йолдызлык» балалар бакчасында һәм Пычак мәктәбендә булдык.
«Йолдызлык» балалар бакчасы
Балалар бакчасы территориясе үзенең ифрат та чисталыгы, төзеклеге һәм территориясендәге төрле арт-объектлар белән җәлеп итә. Учреждение җитәкчелегенең һәм коллективның бердәм булып эшләвенә зур нәтиҗә бу.
260 урынга исәпләнгән бакчада 14 төркем эшли. Бакча мөдире Зөһрә Зиннәтуллина җитәкчелегендә коллектив балаларда татар теленә һәм традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү белән актив шөгыльләнә. Бакча хезмәткәрләре район һәм республика грантларында катнашып та күркәм нәтиҗәләргә ирешәләр.
Пычак урта мәктәбе
Капиталь төзекләндерүдән соң узган ел ачылган Пычак мәктәбе 1 сентябрьдә балаларны каршы алырга тулысынча әзер. Сыйныф бүлмәләре якты, матур һәм заманча итеп җиһазландырылган: яңа парталар, интерактив такталар һәм уңайлы уку өчен кирәкле барлык техник чаралар урнаштырылган.
Айгөл Багаманова ассызыклаганча, киләсе уку елына әзерлек барышында барлык учреждениеләрдә дә, иң беренче чиратта, иминлек мәсьәләләренә — территория коймаларының ныклыгы, видеокүзәтү системаларының эше, медицина блокларының дарулар белән тәэмин ителеше һәм персоналның гадәттән тыш хәлләргә әзерлегенә игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча объектларның яңа уку елына тулы әзерлеге турында акт төзеләчәк.
- Фото: Лилия Нургалиева/ "Кукмор-информ"
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев