Яраткан шөгыль — күңелгә дәва: Манзарастан Владимир Бектин сезонга 300 пар миллек бәйли
Кеше һәм аның эше

Яраткан шөгыль — күңелгә дәва: Манзарастан Владимир Бектин сезонга 300 пар миллек бәйли

Аның өчен иң зур байлык — хәрәкәттә булу, яраткан шөгыльләрең белән яшәү.

Иң кызу чор

Манзарас авылында яшәүче Владимир Бектин өчен җәй — иң кызу чорларның берсе. Җиденче дистәне түгәрәкләп килүче райондашыбыз, ел саен урман-посадкаларга чыгып, миллекләр әзерли, шулай ук төрле дару үләннәре җыеп киптерә. 

— Мин үзем тумышым белән Иске Каенсар авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, берничә ел Нократ Аланында, аннан соң Кукмарага кайтып, озак еллар элеккеге көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләдем, мехтан баш киемнәре тектем. Манзарас авылында йорт җиткереп, бүгенге көндә шунда гомер итәм, — ди Владимир абый. — Язмыш шулай кушкандыр инде, гаилә корырга насыйп булмады. Әмма тормышка үкенеп яшәмим, үз шөгыльләрем, хезмәтем белән күңелемә юаныч табам. 

Язмам герое пенсиягә чыккач, күпләп миллек әзерли башлый. Шул вакыттан бирле табигать кочагына чыгу, урманнарда йөрү аның өчен көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. 

— Урман-посадкаларда иртәнге якта, чык кипкәч йөрергә яратам. Кояш әле эсселәтеп өлгерми, һавасы рәхәт, эш тә җиңелрәк бара. Андый чакта миллекләрнең дә сыйфаты яхшы була, — ди Владимир Викторович. — Июнь башында имән миллеге әзерлим, ә инде июль ае җитүгә, каенга күчәм. Ботакларны җыйганда агачка зыян килмәсен өчен үзем белән махсус җайланма йөртәм. Ул очына секатор сыман кискеч беркетелгән озын саптан тора. Шуның ярдәмендә кирәкле ботакларны сак кына кисеп алам. 

Райондашыбыз, ел саен урман-посадкаларга чыгып, миллекләр әзерли, шулай ук төрле дару үләннәре җыеп киптерә. 
Владимир Бектин, ел саен урман-посадкаларга чыгып, миллекләр әзерли, шулай ук төрле дару үләннәре җыеп киптерә.

Өйгә кайтып бераз хәл алгач, Владимир абый өчен эшнең иң җаваплы өлеше — миллек бәйләү башлана. Ул аларның һәрберсен пөхтә итеп, бер зурлыкта һәм кулланырга уңайлы итеп әзерләргә тырыша.

— Бер көндә 15-20 пар миллек әзерлим. Сезон ахырына аларның саны 300 парга якынлаша. Бәйләү эшләре төгәлләнгәннән соң, себеркеләремне каралты өстендәге махсус алачыкта, колгаларга элеп киптерәм, — ди әңгәмәдәшем. — Элек мунчага керсәм, тиз генә чыгасы килми, кат-кат чабына идем. Хәзер инде яшь үзенекен итә, озак торып булмый. Шулай да мунчага себеркесез кергән юк. Мин бит әле кычыткан, карлыган себеркеләре дә әзерлим. Аларны кайнар суга салуга, мунча эче хуш ис һәм шифалы пар белән тула. Мондый пар көч кертә, хәлне яхшырта. 

Миллек остасы

Кайберәүләр миллек арасына бөтнек, әрем һәм башка үләннәр кушып бәйли. «Һәр агачның үзенә хас хуш исе, шифасы бар. Шуның өчен мин себеркеләремә артык берни өстәмим, — ди Владимир абый».

Владимир Бектин әзерләгән миллекләр.
Владимир Бектин әзерләгән миллекләр.
  • Әңгәмәдәшем, миллек әзерләүдән тыш, төрле дару үләннәрен дә үз вакытында җыеп, киптереп куя. 

— Менә монысы — зәңгәр мәтрүшкә, ә монысы — сарысы. Болары — гөлбадран, бөтнек, кандала үләне (донник), әрем, иван-чәй. Аларның берсе чәй итеп эчәргә тәмле, икенчесе салкын тигәндә ярдәм итә, ә өченчесе тынычландыра, кан басымын җайга сала. Әмма дару үләннәре белән артык мавыгырга ярамый, табиб киңәшен истә тотып, чамасын белеп кенә кулланырга кирәк, — ди ул. — Мин һәр үләннең кайсы вакытта җыелганын аерым дәфтәргә дә язып барам әле. Әйтик, зәңгәр мәтрүшкәне быел 12 июль көнне җыйганмын. Дару үләннәрен дә кечкенә себеркеләр шикелле бәйлим һәм миллекләр янында җиләс урында киптерәм. 

«Һәр агачның үзенә хас хуш исе, шифасы», — ди Владимир абый
«Һәр агачның үзенә хас хуш исе, шифасы», — ди Владимир абый.

Әңгәмәдәшемнең ян бакчасы да шактый зур. Ул анда быел күп итеп бәрәңге утырткан, капка төбендәге кызыл шомырт белән груша агачларының да ботаклары мул уңыштан сыгылып утыра. Кышкы чорда да тик тормый: мехтан җылы аяк киемнәре, бияләйләр тегә ул. Шулай итеп, елның һәр фасылы аның өчен хезмәт белән үрелеп бара.

Яше җитмешкә якынлашса да, Владимир Викторовичның кулыннан эш төшми. Ул табигатьтән илһам ала, хезмәттән ямь таба. Аның өчен иң зур байлык — хәрәкәттә булу, яраткан шөгыльләрең белән яшәү.

Владимир Бектин утырткан груша агачы.
Владимир Бектин утырткан груша агачы.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев