Киләсе елга Россиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак
Соңгы яңалыклар

Киләсе елга Россиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак

2027 елда хаҗ сезоны 10 майдан 20 майга кадәр узачак.

Согуд Гарәбстаны хакимияте киләсе елда Россия өчен хаҗга 25 мең кешегә квота билгеләде, дип сөйләде РИА Новостига халыкара эшләр һәм хаҗ буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Согуд Гарәбстанында Мәккәгә хаҗ — Исламның биш баганасының берсе. Аны мөмкинлеге булган һәр мөселман башкарырга тиеш. «Квотаны ел саен Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә министрлыгы билгели. Россия өчен 2027 елга хаҗга квота 25 мең кешегә беркетелгән — 2026 елдагы кебек үк», — диде мөфти Аббясов.

2027 елда хаҗ сезоны 10 майдан 20 майга кадәр узачак.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев