Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Автобус» операциясе узды

Профилактик чара барышында 10 шоферга административ беркетмә төзелгән.

Районда «Автобус» профилактик операциясе узды. Аның төп максаты — пассажирлар транспорты катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен тикшерү һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итү.

Әлеге операция кысаларында район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Рөстәм Нуриев белән бергә район газетасы журналисты да рейдка чыкты. Рейд барышында автобусларның техник торышына, шоферларның документларына, пассажирларны йөртү таләпләренең үтәлешенә, куркынычсызлык каешларын куллануга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә игътибар бирелде. 

«Автобус» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланган.
«Автобус» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланган.

Инспектор автобус йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәреп, пассажирларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады. Аеруча юлда тизлек режимын саклау, дистанцияне дөрес сайлау, транспорт чарасының техник төзеклеген даими контрольдә тоту мөһимлеге искәртелде.

— Минем транспорт йөртү тәҗрибәм шактый зур. Автобуста исә 8 ел эшлим, — ди автобус шоферы Нурислам Афанасьев. — Мондый төр акцияләр, кисәтү чаралары үткәрү, тикшерүләр бик кирәк. Рейска чыкканда документлар да, техника үзе дә тәртиптә булырга тиеш. Чөнки юлдагы иминлек, беренче чиратта, йөртүченең җаваплылыгына, игътибарлылыгына һәм кагыйдәләрне төгәл үтәвенә бәйле.

«Автобус» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланган. Болар: иминлек каешларын кулланмау, транспортның дәүләт техник тикшерүен вакытында узмавы, тышкы яктырту приборларыннан файдалану таләпләрен үтәмәү. 10 шоферга административ беркетмә төзелгән.
Рейд барышында автобусларның техник торышына, шоферларның документларына, пассажирларны йөртү таләпләренең үтәлешенә, куркынычсызлык каешларын куллануга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә игътибар бирелде. 
Рейд барышында автобусларның техник торышына, шоферларның документларына, пассажирларны йөртү таләпләренең үтәлешенә, куркынычсызлык каешларын куллануга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә игътибар бирелде. 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев