Урта Комар авылындагы дин йортында гыйбадәтләр удмурт телендә алып барыла
Изге урын
Храм — ул кешеләрнең күңеленә тынычлык һәм өмет бирүче изге урын. Бүгенгедәй хәтердә: 2023 елның сентябрендә районга эш сәфәре белән килгән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Урта Комар авылында төзеләчәк храм урынында куелган истәлек ташын аруландырган, әлеге зур эшкә үзенең фатыйхасын биргән иде. Шуннан соң биредә өч ел эчендә мәһабәт гыйбадәт йорты калкып чыкты. Бүген ул авылның күрке генә түгел, рухи тормышны берләштерүче изге урын да.
Җирлеккә Югары, Урта, Түбән Комар һәм Салкын Чишмә авыллары керә. 2022 елда узган халык җыенында Урта Комар авылына храм төзү турында карар кабул ителә. Староста итеп Түбән Комар авылы китапханәчесе Светлана Туктаева сайлана. Шул вакыттан бирле ул төзелеш эшләрен оештыруга һәм халык белән бергә храмны сафка бастыруга зур көч куя.
— «Без бергә» программасында катнашып, 2024 елның язында бурадан храм бинасын торгыздык, түбәсен яптык. Аннан соң купол, пластик тәрәзәләр, керү юлына тимер ишек куелды, әкренләп эчке һәм тышкы бизәү эшләре башкарылды. Район җитәкчелегенең теләктәшлеге, хуҗалыкның, игелекле, олы йөрәкле кешеләрнең, волонтерларның ярдәме белән төзелеш өзлексез дәвам итте. Авыл төркемнәренә башкарасы эшләр турында белдерү «элү»гә, һәркем бердәм рәвештә тиешле урынга җыелды. Хәзер дә бер үтенечне кире какмыйлар: күмәкләшеп храмның тәрәзәләрен юабыз, территорияне тәртиплибез, чәчәкләр дә утыртабыз, — ди Светлана Туктаева.
Авылдашларының бердәмлеге, ярдәмчеллеге һәм уртак эшкә битараф булмавы сөендерә. Әлегә рәсми рәвештә ачылмаса да, храм буш тормый икән. Службаларга үзләренең җирлегеннән генә түгел, районыбыздагы башка удмурт авылларыннан да (Югары Шөн, Нырья, Ош. Юмья, Лельвиж) килүчеләр бар.
— Аеруча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче уллары, ирләре, якыннары өчен дога кылырга теләгән кешеләр еш җыела. Имтихан тапшыручы яшьләр дә килә. Биредә алар рухи терәк таба, исәнлек-иминлек сорап гыйбадәт кыла, — ди Светлана Туктаева.
Леонид атакай
Дин йортында гыйбадәтләр удмурт телендә алып барыла. Настоятель вазыйфасын Леонид атакай башкар: «Православие чиркәвенең иң төп гыйбадәте — Илаһи литургия үткәрдек. Моннан тыш, зур дини бәйрәмнәрдә службалар да уздырабыз, — ди Леонид атакай. — Дин йортында гыйбадәт өзелмәсә, ул яшәвен дәвам итә. Ходай да ихлас күңел белән башкарылган изге эшләрне бәрәкәтли. Ә храм буш торса, рухи тормыш та сүрелә».
Храмдагы дини китапларны Леонид атакай Ижевск шәһәреннән кайтарткан, кайберләре исә сатып алынган. Иконаларның да күбесе аның тырышлыгы белән тупланган. Шулай итеп, гыйбадәт йорты кирәкле дини әсбаплар белән тәэмин ителгән.
— Гыйбадәтханәдәге иң зур ике иконаны улым Евгений Прокопьев язды. Югары Комар авылында яшәгән Петр Филиппов та иконалар язу остасы иде. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул бу изге эшкә бар күңелен салды. Кызганыч, бүген инде арабызда юк. Әмма аның хезмәтләре һәм якты истәлеге авылдашлары күңелендә саклана, — ди настоятель. — Алга таба храм өчен иконостас ясатасы һәм башка кирәк-яраклар аласы бар. Игелекле кешеләр ярдәме белән теләкләрне тормышка ашырырбыз дип өметләнәбез. Храмны тулысынча җиһазлап, һәркем өчен тагын да уңайлырак рухи үзәккә әверелдерү теләге белән яшибез.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев