Сак һәм игътибарлы булыгыз!
Мошенниклар уку елы алдыннан ата-аналардан акча алу өчен укытучыларның һәм сыйныф җитәкчеләренең ялган аккаунтларын булдыра дип белдерде юрист Иван Курбаков РИА Новости агентлыгына. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Аферистлар мессенджерларда педагоглар, мәктәп администраторлары һәм деканат хезмәткәрләре аккаунтларына охшаган профильләр терки икән. Шулардан, ашыгыч рәвештә акча күчерүне сорап, ата-аналарга яки студентларга хәбәрләр җибәрәләр.
«Мошенник баланың әти-әнисенә тышкы яктан реаль хезмәткәр аккаунтына охшаган аккаунттан хат яза ала, һәм укытучыга бүләк алу, коллектив чарага, конкрет бер балага ярдәм итү, җиһазлар сатып алу яки сыйныф һәм төркемнең башка ихтыяҗларына ашыгыч рәвештә акча күчерергә кирәклеге турында хәбәр итә ала», — диде Курбаков.
Кайбер очракларда мошенниклар хәбәр алучыны куркытырга тырыша. Алар бала күңелсез хәлгә тарыган, телефонын югалткан, уку өчен бурычы бар яки аңа ашыгыч рәвештә нинди дә булса хезмәт өчен түләргә кирәк, дип белдерә ала.
Фото: ИА «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев