Киртәләрне түгел, мөмкинлекләрне күрә: Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллин зур хыяллар белән яши
Кеше һәм аның эше

Киртәләрне түгел, мөмкинлекләрне күрә: Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллин зур хыяллар белән яши

Райондашыбызның уй-планнары бик зур: «Яшьлек күле»ндә йортлар, мунча, бассейн урнаштырырга, кечкенә зоопарк ясарга тели.

Тормыш үрнәге

Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллинның тырышлыгын күреп шаккатасың. Физик мөмкинлеге чикле булуына карамастан, ниләр генә эшләми ул: гранулятор, тракторларга алгы мост ясый, катнаш азык та җитештерә, әле бакча башына күл ясап, балыклар да үрчетә... Бу — ул башкара торган эшләрнең кайберләре генә.

Бүгенге көндә райондашыбыз күрше Югары Шәмәрдән авылында да зур эш башлап җибәргән. Биредә чишмәләрне яңартып, күл ясап, инвалидлар, махсус хәрби операция ветераннары өчен ял итү һәм тернәкләнү урыны булдыру хыялы белән яши. Ул аны «Яшьлек күле» дип атаячак. Ни өчен нәкъ менә шушы исемне сайлавының да үз тарихы бар.

Райнур абый белән аралашканда аның икенче төркем инвалид икәнен хәтта онытып та җибәрәсең. Бер күзе бөтенләй күрми, икенчесе дә бик тонык күрә. Әмма ул моны үз тормышына киртә итеп кабул итми. Киресенчә, һәр көнен яңа эшкә, яңа идеягә багышлый.

Әсхәдуллиннарның бакча башына ике күл ясалган.
Әсхәдуллиннарның бакча башына ике күл ясалган.

Райондашыбыз Ядегәр мәктәбендә белем алган, шуннан соң укуын Янилдәге училищеда дәвам иткән. Алга таба Казандагы эчке гаскәрләрдә армия хезмәте узган. 

— Бу дөньяда хыялсыз яшәп булмыйдыр. Бер уй башка килсә, аны тормышка ашырмыйча һич тынгылык юк, — ди ул. — Бу урында безнең бәрәңге бакчасы иде. Хатын эшкә киткәч, кайтышына күл барлыкка килде. «Хәзер бәрәңгене кайда утыртабыз?» — дип аптырады тормыш иптәшем. «Борчылма, 65 гектар җирем бар. Анда аркылыга да, буйга да утыртырбыз», — дидем.

«Яшьлек күле»

Хәзер шул басуда мәктәп бәрәңге үстерә. Райнур Әсхәдуллин җирен эшкәртеп, тиресен кертеп бирә. Үзенә тиешле өлешен исә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итеп җибәрә. Авылдашлары белән бергә алар егетләргә ярдәм җыю эшендә актив катнаша. Әңгәмәдәшем үзе дә махсус хәрби операциядәге якташларга кирәк-яраклар илтү сәфәрендә булган. Көзен тагын барырга ниятли.

Райнур Әсхәдуллин ясаган самавыр.
Райнур Әсхәдуллин ясаган самавыр.

Әсхәдуллиннарның бакча башына ике күл ясалган. Өченче ел ул анда балыклар җибәргән. Күптән түгел генә инвалидлар арасында балык тоту ярышы да шунда узган. «Хәзерге вакытта анда унар килограммлы балыклар бар», — ди ул. Күл янында чишмә булдырган. Аңа суны 1 чакрым 200 метрдан китергән. Чишмә өенә кергәч, үзеңне музейдагы кебек хис итәсең, хәтта тәрәзәләренә дә элеккеге авыл өйләрендәге кебек чигүле пәрдәләр эленгән. Чишмәнең суы самавырдан ага, аны да Райнур абый үзе ясап урнаштырган. Авыл халкы суын яратып куллана, диделәр.

Урамга керә торган юл урынында сазлыклы җир булган, хәзер исә аның буеннан-буена георгин чәчәкләре үсеп утыра. Хуҗа киләсе елга әлеге территорияне тулысынча чәчәкләргә күмәргә һәм яктырткычлар куярга ниятли. Әлбәттә, мондый эшләр зур чыгымнар таләп итә. Бер күлне ясау гына да якынча 600 мең сумга төшкән.

— Гранулятор, алгы мостлар ясаудан һәм башка эшләрдән кергән акча хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Минем чылбырлы, «Беларус» тракторым, хәтта Россиядә бердәнбер 1967 елгы комбайным да бар. Аның белән бүген дә уракта катнашам. Кирәк булса, үз көе белән Мәскәүгә дә барып җитә, — ди ул.

Шунысы мөһим — бу хезмәт аңа күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә. Эшли алгач сөенә, чөнки кемнеңдер кулыннан да килми бит әле. «Мин инвалид дип, пенсия акчасына гына карап яту түгел инде. Тырышабыз, эшлибез, булдырабыз, — ди ул. — Рөхсәт сорап, балык тоталар. Үземнең кармагым да юк. Мин балыкны үстерә генә беләм. Аларны ашатырга катнаш азык җитештерәбез. Бүгенге көндә ясаган азык Киров өлкәсенә китә, ә көзен алар безгә карп бирәчәкләр. Шуның өчен күл янына 3 тонна сыйдырышлы бер бассейн куйдым, гаражда тагын берсе тора». 

«Хәзерге вакытта анда унар килограммлы балыклар бар», — ди райодашыбыз.
«Хәзерге вакытта анда унар килограммлы балыклар бар», — ди райодашыбыз.

Үҗәт һәм тырыш райондашыбыз

Райнур абый белән Югары Шәмәрдәнгә юл тоттык. Авылга җитәрәк сул якка юл кереп китә. «Яшьлек күле» ял итү урыны шушында булачак икән. Иллегә йөз илле метрлы күл янына килеп туктадык. Тирәнлеге — өч метр. 

— Бу күлне ясап бетергәч, инвалидларның бөтен район чаралары шушында үтә торган булачак. Киләсе елга инде Сабан туен биредә уздырырга планлаштырам. Ни өчен «Яшьлек күле» дигәндә, моннан 30 еллар элек бу тирәдә ферма бар иде. Шуны үземә алып, казлар үстерергә хыялландым. Чишмәдән су төшереп, күл ясап, балыклар җибәрмәкче идем. Мотоцикл белән Арчага барып, балыклар алып кайттым. Теләктәшлек күрсәтүче булмады, шул килеш барысы да бетте. Яшьлек хыялларыма әйләнеп кайтып, хәзер шул күлне яңадан торгызам, монда инде балыклар җибәрелде, — диде ул. 

Райондашыбызның уй-планнары бик зур: биредә йортлар, мунча, бассейн урнаштырырга, кечкенә зоопарк ясарга тели. Филләргә хәтле булачак, дип елмая райондашыбыз. Әмма әле монысына бик ерак, эш бик күп һәм зур матди чыгымнар сорый. Юл салу өчен генә дә ике миллион сум акча киткән. 

Ә үҗәтлек, тырышлык кебек сыйфатлар анда җитәрлек. Чөнки ул спортсмен да бит әле. Йөзү, йөгерү, чаңгы, шашка, шахмат белән шөгыльләнә. Кукмараның «Аргамак» командасы белән инвалидлар арасында оештырыла торган район, республика ярышларын калдырмый. Анда югары нәтиҗәләргә ирешә. Ул — Россия, Татарстан чемпионы.

Россия, Татарстан чемпионы Райнур Әсхәдуллин Лайма исемле дүртаяклы дусты белән.
Россия, Татарстан чемпионы Райнур Әсхәдуллин Лайма исемле дүртаяклы дусты белән.

Райнур абыйның барлык башлангычларында төп терәге — гаиләсе. Тормыш иптәше Миләүшә — авылның фельдшеры. Ул көне-төне җирлек халкының сәламәтлеге сагында. Алар бергәләп ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Нәргизә үзләре янында булса, уллары Рәмис гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер итә. Әсхәдуллиннар бәхетле әби белән бабай да әле, бүгенге көндә ике онык сөяләр.

Райнур абыйның тагын бер тугры юлдашы бар — Лайма исемле дүртаяклы дусты. Ул хуҗасыннан бер адым да калмый, аның һәр командасын аңлап, гел янында булырга тырыша.

Кешенең мөмкинлекләрен һәрвакыт физик халәте генә чикләми. Кайчак иң зур киртә — үзеңә ышанмау, хыялланудан курку һәм беренче адымны ясарга теләмәү. Райнур Әсхәдуллин исә моның киресен үз тормышы белән дәлилли.
  • Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев