Әлеге сорауга район мәгариф идарәсе җавап бирде
Мәмәшир урта мәктәбендә быел 9нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлады. Әмма нигәдер аларга аттестатларны төрлечә: ике укучыга — директор урынбасары, ә калган җиде укучыга мәктәп директоры үзе тапшырган.
Ни өчен балаларны аерганнар икән? Алар бит беренче сыйныфтан башлап тугыз ел буе бергә укыган, мәктәп данын яклап төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм ярышларда катнашкан укучылар. Аны тантаналы рәвештә, барлык укучыларга да тигез мөнәсәбәт күрсәтеп тапшыру дөрес булыр иде.
Әйе, быел 9нчы сыйныфтан соң кайбер укучылар мәктәптән китәчәк. Әмма бу аларны аерып күрсәтү өчен сәбәп булырга тиеш түгел. Укучы саны кими, мәктәпнең киләчәге турында төрле сүзләр йөри дип, балаларның күңелләрен төшерергә ярамый. Алар бернинди дә начарлык эшләмәгән, киресенчә, мәктәпнең йөзен күтәргән укучылар.
Балаларның күңелләре кителде. Аларга әйтелгән сүзләр дә, күрсәтелгән мөнәсәбәт тә онытылмый. Шуны истә тоту мөһим. Әти-әниләр исеменнән мәктәп директоры Ринат Раяновичка «рәхмәт» әйтәсе генә кала — балаларны шулай аерып аттестат тапшырганы өчен. Мин аның урынында булсам, бу укучыларны чакырып, аңлатма бирер һәм гафу үтенер идем. Әмма, кызганычка каршы, мондый адым ясалыр дип ышануы кыен.
Шулай ук бер сорау туа: киләсе уку елында да 9нчы сыйныф укучыларын шушы тәртиптә озатырлармы, әллә инде аларга аттестатларын Кукмарага барып алырга туры килерме?
Барлык әти-әниләр
Әлеге сорауга район мәгариф идарәсеннән түбәндәге җавап алынды:
— Укучыларның хокуклары махсус рәвештә чикләнгән дигән борчылуларыгызга бәйле рәвештә хәбәр итәбез: мәктәпнең эшчәнлеге тулысынча гамәлдәге законнарга туры килә, объектив сәбәпләр белән аңлатыла һәм барлык укучыларның хокукларын тәэмин итү максатыннан башкарылган.
Куелган сораулар буенча түбәндәгеләрне аңлатабыз
1. Аттестатларны төрле вакытта тапшыру мәсьәләсе турында
Аттестатларны тутыру һәм бирү тәртибе Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының боерыгы нигезендә башкарыла. Документ дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре рәсми рәвештә расланганнан соң гына бирелергә тиеш. Аттестатларны план буенча тапшыру вакытында, тугыз укучы арасыннан берсенең математика фәненнән академик бурычы булу сәбәпле, аның дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре әле расланмаган иде.
Гамәлдәге тәртип нигезендә, дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча уңай нәтиҗә алынганчы яисә апелляция бирү яки имтиханны кабат тапшыру процедурасы тәмамланганчы чыгарылыш укучысына аттестат бирү хокукый яктан мөмкин түгел.
Аттестат катгый исәп-хисап документы булганлыктан, белем алу статусы әле билгеләнмәгән затка документ бирелү турында мәгълүматны аттестатлар бирү кенәгәсенә кертү техник һәм хокукый яктан рөхсәт ителми.
Документларны барлык чыгарылыш укучыларына берьюлы тапшыру, йомгаклау документларының дөрес рәсмиләштерелүен тәэмин итү һәм һәр укучының тигез шартларда булу хокукын саклау максатыннан кичектерелде.
2. Ике чыгарылыш укучысына 6 июльдә аттестат бирү турында
Әлеге укучыларга аттестатлар рәсми тантаналы чарага кадәр, ата-аналарның алдан язылган гаризалары нигезендә, шәхси тәртиптә тапшырылды. Бу мөмкинлекне мәктәп, баланың һөнәри белем бирү оешмасына вакытында укырга керүен тәэмин итү максатыннан, гаиләгә ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырды. Монда бернинди дә дискриминация юк: аттестатны ашыгыч рәвештә алу кирәклеген рәсми рәвештә белдергән ата-аналарның үтенече канәгатьләндерелде, ә мондый мөрәҗәгать белән чыкмаган ата-аналар гомуми тантананы көттеләр.
Мәктәп ата-аналарның эмоциональ халәтенә бәя бирми, ә документлар белән расланган объектив ихтыяҗга нигезләнеп, хокук кысаларында эш итә. Аттестатларын иртәрәк алган укучылар үз хокукларын ата-аналарының үтенече буенча вакытыннан алдарак гамәлгә ашырдылар; соңрак алган укучылар исә үз хокукларын сыйныф белән бергә рәсми чыгарылыш тантанасында тормышка ашырдылар. Бу аларның хокукларын бозу булып саналмый.
Җиде укучыга аттестатларны бергәләп тапшыру турында карар мәктәп администрациясе тарафыннан аңлы рәвештә, сыйныф коллективының әһәмиятен ассызыклау максатыннан кабул ителде.
Шулай итеп, мәктәп администрациясе тарафыннан бернинди дә законга каршы гамәлләр дә, шулай ук сезнең балаларыгызның хокукларын махсус рәвештә чикләү нияте дә булмаган.
«Бер баланың» хокукларын яклау икенче баланың хокукларын чикләү хисабына гамәлгә ашырылырга тиеш түгел; әлеге очракта һәр укучының мәнфәгатьләре һәм хокуклары сакланды. Ике укучы аттестатларын алуга булган хокукларын вакытыннан алдарак гамәлгә ашырды, җиде укучы өчен тантаналы итеп тапшыру мөмкинлеге сакланды, ә бер укучыга шәхси якын килү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен кабат тапшыру хокукы тәэмин ителде.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе чорындагы документлар әйләнеше үзенчәлекләре белән бәйле мәҗбүри тоткарлык аркасында сез кичергән борчулар өчен гафу үтенәбез һәм аңлавыгызга өметләнәбез.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев