Кукмара районындагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районындагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә

Райондагы мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрде.

Байлангар балалар бакчасы һәм мәктәбе

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова җитәкчелегендәге комиссия бүген Байлангар балалар бакчасы һәм мәктәбендә, Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында булып, җәй көне башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, участокларының торышы һәм башкалар белән танышты.

Байлангар мәктәбендә уку елына соңгы әзерлек тулысынча башкарылган, әкренләп бакчалардагы уңышлар җыела башлаган.

Байлангар урта мәктәбе.
Байлангар урта мәктәбе.

— Быел мәктәбебездә 56 бала белем алачак, 2027 елда 14 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлаячак. Иганәчеләр ярдәме белән җыелган 107300 сум акча ел дәвамында мәктәбебезне тәртиптә тоту өчен тотылды. Җәй көне кабинетларга косметик ремонт эшләдек, күппрофильле лицейдан җиһазлар алып кайттык, — дип сөйләде мәктәп директоры Резеда Кәримуллина.

Байлангар урта мәктәбендә кабинетларга косметик ремонт эшләнгән.
Байлангар урта мәктәбендә кабинетларга косметик ремонт эшләнгән.

Шулай ук Байлангар авылындагы балалар бакчасын да карадык. Биредә җәйге чорда 20 бала йөргән, ә 1нче сентябрьдән 28 бала булачак икән.

Байлангар балалар бакчасы.
Байлангар балалар бакчасы мөдире эшчәнлекләре белән таныштыра.

— Барлыгы 11 эшче: 4 тәрбияче, 2 кече тәрбиячебез бар, калганнары — техник хезмәткәрләр. Быел суган белән сарымсак үстереп саттык. Кибет бәясеннән түбәнрәк булгач, бик тиз алып бетерделәр. Шул акча косметик ремонт ясар өчен буяуларга тотылды. Яз көне 700 төп петуния кәлшәсе утырткан идек, 500ен саттык, 200е үзебезгә калды. Помидор, борыч һәм виктория кәлшәләре үстереп, шулай ук брошкалар ясап та саттык. Бакчадагы алмаларны киптереп, пакетларга тутырып, бер өлешен махсус хәрби операциягә җибәрербез дип торабыз, ә бер өлешен ярминкәгә әзерлибез, — диде балалар бакчасы мөдире Фәния Саттарова.

Байлангар балалар бакчасы ирешкән уңышлар.
Байлангар балалар бакчасы ирешкән уңышлар.

«Кояшкай» балалар бакчасы

Шау чәчәккә күмелгән, һәркайда тәртип урнашкан «Кояшкай» балалар бакчасы безне, чын мәгънәсендә, кояш кебек елмаеп балкып каршы алды. Әлеге бакчага 12 ел икән. 

— 6 төркемгә 155 бала йөри, 32 эшче хезмәт куя. Быел территориягә «Кояшкай» дигән тукталыш, автобус ясап урнаштырдык, музыка залында челтәрләрне, оборудованиеләрне яңарттык, бүлмәләрне ремонтладык, бөтен җирне буядык, — дип сөйләде бакча мөдире Альбина Аксанова.

«Кояшкай» балалар бакчасы территориясе.
«Кояшкай» балалар бакчасы территориясе.
  • Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев