Психологлар әлеге халәтне «буш оя синдромы» дип атый.
Кичә генә өй балалар көлүеннән яңгырап тора иде. Ә бүген аларның һәркайсының үз юлы: уку, эш, гаилә... Әти-әни өчен бу — горурлык та, шул ук вакытта күңелдәге сагыш та.
Өйдә тынлык урнаша, көндәлек мәшәкатьләр кими, әмма күңел әле һаман балалар тавышын эзли. Психологлар әлеге халәтне «буш оя синдромы» дип атый. Бу — тормышның табигый этабы, чөнки балаларның мөстәкыйль тормыш башлавы — әти-әни хезмәтенең иң зур нәтиҗәсе.
Иң мөһиме — бу чорны югалту итеп түгел, ә яңа мөмкинлекләр вакыты буларак кабул итү. Үзеңә күбрәк вакыт бүлергә, күптәнге хыялларны тормышка ашырырга, сәламәтлеккә, гаиләгә, яраткан шөгыльләргә игътибар бирергә мөмкин. Балалар никадәр генә еракта яшәсәләр дә, алар өчен туган йорт һәрчак иң җылы урын булып калсын.
Мәдинә апагыз, Кукмара
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев