«Тәгәрмәчле поликлиника»ның төп максаты — халыкка медицина ярдәмен мөмкин кадәр якынайту, йөрәк-кан тамырлары системасы, эндокринологик, неврологик һәм башка авыруларны иртә ачыклау, пациентларны вакытында дәвалау һәм профилактик чаралар күрү.
«Тәгәрмәчле поликлиника» — Кукмара районында
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында республика районнарында берничә юнәлеш буенча мобиль поликлиникалар эшли.
«Тәгәрмәчле поликлиника» безнең районга да килде. Узган атнада төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ) табиблары Манзарас җирлегендә халыкны кабул итте. Махсус автомобиль-фургонда невролог, кардиолог, йөрәк-кан тамырлары хирургына һәм башка табибларга күренергә мөмкин иде.
Заманча техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән сәламәтлек «поезды»на керүгә һәркемне фельдшер кызлар Регина Мамаева һәм Альбина Шешуковалар каршы ала. Алар пациентларга тиешле документларны тутырырга ярдәм итә, кан басымнарын үлчи.
— Без берничә көн алдан авыл төркемнәренә Казан табиблары килү турында белдерү урнаштырдык. Шулай ук башка җирлекләрдәге фельдшерлар да халыкка мәгълүмат җиткереп, алдан язылырга мөмкинлек тудырдылар. Һәркем билгеләнгән көнне һәм үзенә күрсәтелгән вакытта гына килде. Шуның өчен чиратлар булмады, табибларның кабул итүе оешкан төстә узды, — ди Регина Мамаева.
Авыруларны иртә стадиядә ачыклау
Күчмә мобиль комплексның мөдире, эндокринолог Олеся Земцова сүзләренә караганда, районнарга «тәгәрмәчле поликлиника»ның чыгуын оештыруның төп максаты — халыкка медицина ярдәмен мөмкин кадәр якынайту, йөрәк-кан тамырлары системасы, эндокринологик, неврологик һәм башка авыруларны иртә ачыклау, пациентларны вакытында дәвалау һәм профилактик чаралар күрү.
— Бер көнне эндокринолог, кардиолог, йөрәк-кан тамырлары хирургы кебек белгечләр кабул итсә, икенче көнне аларны башка табиблар алыштыра. Көненә уртача 60 кешене кабул итәбез. Табибларга мөрәҗәгать иткәндә пациентларның алдан ук сидек, гомуми һәм биохимик кан анализлары, электрокардиография (ЭКГ), ультратавыш (УЗИ) тикшерүләре булса, аеруча да яхшы. Бу белгечләргә пациентның сәламәтлек торышын тулырак бәяләргә мөмкинлек бирә, — ди Олеся Евгеньевна. — Мин үзем эндокринолог буларак, бер көндә 20 кешене кабул иттем.
Аның сүзләренчә, барысы да өлкән яшьтәгеләр була. Күбесен шикәр диабеты, калкансыман биз авырулары борчый.
— Аларның һәммәсе, сәламәтлек торышына карап, тиешле күрсәтмәләр алды. Авыручыларга туклануны контрольдә тотарга, баллы һәм камыр ризыкларын чикләргә, яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә киңәш итәм. Күбрәк саф һавада булу, җәяү йөрү, физик активлыкны арттыру да мөһим. Шулай ук көнгә 1,5-2 литр су эчү дә файдага гына, — диде Олеся Земцова.
Табиблар вазыйфасына пациентларга консультация бирү генә түгел, зарурлык булганда операциягә, алга таба дәвалануны дәвам итү өчен МКДЦга юлламалар бирү дә керә. Якташыбыз, йөрәк-кан тамырлары табибәсе Карина Валитова үзәк базасында өченче елын эшли икән.
— Ординатураны тәмамлаганнан соң, төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эшкә калырга булдым. Мине күчмә мобиль комплекс составына билгеләделәр, — ди ул. — Туган якка сөенеп, горурланып килдем. Миңа мөрәҗәгать иткән райондашларны башлыча аякларның аскы өлешендәге веналарның варикоз киңәюе, артерияләр авырулары борчый. Пациентларның барысына да тиешле киңәшләр бирелде, дәвалау һәм алга таба тикшеренү буенча күрсәтмәләр җиткерелде.
Халык фикере
Мобиль поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләрнең үзләре белән дә аралашып алдык.
— Мин күп еллар авылыбыз клубында башта сәнгать җитәкчесе, аннан директор булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Яшь барган саен төрле чирләр дә үзләрен сиздерә башлый икән. Узган ел мобиль поликлиниканың килүен белми дә калган идем, ә бу юлы хәбәрне ишетү белән үк алдан язылдым, — ди Манзарас авылыннан Фирдәвес Хәйруллина. — Иң элек кардиологта булдым. Ул хәтта: «Апа, Казанга барып дәваланырга теләмисезме?» — дип тә сорады.
Аның сүзләренчә, табибның игътибары һәм ихлас мөнәсәбәте күңеленә аеруча хуш килә.
— Аннан соң кан тамырлары хирургына кердем, аннан да тиешле киңәшләр алып, сөенеп чыктым. Авыручыларның барысы да дәвалану өчен Казанга бара алмый бит. Шуңа күрә башкала табибларының районнарга чыгып, җирле халыкны кабул итүе — бик кирәкле һәм файдалы эш, — ди Фирдәвес Хәйруллина.
- Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев