Кукмара районында «Тоннель» операциясе үтәчәк
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Тоннель» операциясе үтәчәк

Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.

21 август көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараны көнчыгыш яктан урап узучы автомобиль юлының 2нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» профилактик чарасы үтәчәк.

Кукмара районының Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан кирәкле документларның булуын һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр.

  • Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев