Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 10 очрагы теркәлә.
21 август көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараны көнчыгыш яктан урап узучы автомобиль юлының 2нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 10 очрагы теркәлде. Алар арасында: 6сы— куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 3се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
- Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев