Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда «Чиста һава» операциясендә 4 меңнән артык автомобиль тикшерү үткән

Республика автоюлларында тикшерүләр 2025 елның 30 сентябренә тикле дәвам итәчәк.

Татарстанда «Чиста һава» оператив-профилактика чарасы дәвам итә. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 1 июньдә башланды. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

Тикшерүне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автомобиль инспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белән берлектә Экология министрлыгы инспекторлары үткәрә.

Барлыгы 4 213 автотранспорт: 3811 җиңел автомобиль, 212 йөк машинасы һәм 190 автобус тикшерелгән. 8 автомобильдә артып китү ачыкланган, бу тикшерелгән машиналарның гомуми саныннан 2 процент. Бу 74 җиңел автомобиль, 7 йөк машинасы һәм 5 автобус. Аларның 72се бензинда, унысы дизель ягулыгында, дүртесе газда эшли.

Артып китүләр булган автомобиль хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә закон таләпләрен үтәү зарурлыгы турында аңлату эшләре алып барыла. Административ хокук бозлар турында беркетмәләр төзелә.

Рейдлар 22 муниципаль берәмлектә: Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Лениногорск, Тукай, Менделеевск, Алабуга, Балтач, Теләче, Саба, Чирмешән, Баулы, Әлмәт, Кукмара, Ютазы, Апас һәм Алексеевск районнарын, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә үткәрелә.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев