Кукмарада дуатлон буенча район беренчелеге үтте
Спорт

Кукмарада дуатлон буенча район беренчелеге үтте

Иң яшь катнашучыга 3 яшь булса, иң өлкәненә — 68 яшь.

Спорт сөючеләр бәйрәме

Кукмара пляжы янындагы мәйданга спорт сөючеләр җыелды. Анда дуатлон (велосипедта узышу һәм йөгерү) буенча район беренчелеге узды.

Спорт чарасын «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге, «Ялкын» яшьләр үзәге, "Беренчеләр хәрәкәте"нең Кукмара бүлеге, спортчы райондашыбыз Раниф Сабирҗанов оештырды. 

Даутлон велосипедта узышу һәм йөгерүне үз эченә ала.
Даутлон велосипедта узышу һәм йөгерүне үз эченә ала. 

Спорт бәйрәмен ачу тантанасында район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов катнашып, спортчыларга үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Спорт сөюче кукмаралылар

Даутлон велосипедта узышу һәм йөгерүне үз эченә ала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, велосипед спортын, җиңел атлетиканы популярлаштыру, көчле спортчыларны ачыклау максатыннан оештырылган ярышта катнашучылар, 10 категориягә бүленеп, үзләренең көчләрен сынады. 

Ярышка балалар гына түгел, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә килгән иде. Иң яшь катнашучыга 3 яшь булса, иң өлкәненә — 68 яшь. 

Бәйрәм бик матур, оешкан төстә узды. Призлы урыннар алучыларга медальләр, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

  • Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев