Кукмара үзәгендә яңа заманча шәһәр мохите булдырыла
Соңгы яңалыклар

Кукмара үзәгендә яңа заманча шәһәр мохите булдырыла

2026 елда “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Шәһәр мохитен формалаштыру” федераль прог­раммасы кысаларында әлеге территорияне яңартуга аерым игътибар бирелә.

2025 елда Кукмара “Уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы проектлар” Бөтенроссия конкурсының “Кече шәһәрләр” категориясендә җиңү яулады. Конкурс кысаларында шәһәрнең үзәк өлешендә Ворошилов һәм Ленин урамнарын Чернышевский урамыннан Муса Җәлил урамына кадәрге участокта төзекләндерү эшләре башланды.

2026 елда “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Шәһәр мохитен формалаштыру” федераль прог­раммасы кысаларында әлеге территорияне яңартуга аерым игътибар бирелә. Проектның төп максаты – халык өчен уңайлы, заманча һәм җәлеп итүчән шәһәр мохите булдыру. Биредә очрашу, аралашу, уку һәм ял итү өчен уңайлы урыннар булдырылачак.
Ремонт-төзекләндерү эшләрен җирле подряд оешмасы башкара.
Ремонт-төзекләндерү эшләрен җирле подряд оешмасы башкара.

Төзекләндерү эшләре шәһәрнең тышкы кыяфәтен үзгәртү белән генә чикләнмәячәк. Яңа җәяүлеләр һәм велосипед юллары салыначак, эскәмияләр һәм башка кече архитектура формалары урнаштырылачак. Территория яшелләндереләчәк. Яңартылган шәһәр үзәгенең кунаклар һәм туристлар өчен дә кызыклырак урынга әверелүе көтелә. Бу, үз чиратында, Кукмараның туристик һәм икътисади потенциалын үстерүгә дә уңай йогынты ясарга мөмкин.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Нияз Ризванов сүзләренә караганда, әлеге участокта юлларга брусчатка җәю, заманча яктырткычлар һәм өстәмә светофорлар урнаштыру, яшелләндерү, кече архитектура формаларын кую каралган. Ремонт-төзекләндерү эшләрен җирле подряд оешмасы башкара.

 – Бу проектны агымдагы елның август ахырына төгәлләрбез дип торабыз. Дәүләт программаларында катнашып, әлеге юнәлештәге эшләрне алдагы елларда да дәвам итәргә планлаштырабыз, – дип сөйләде Нияз Ризванов.

 Уңайлы, матур һәм заманча киңлек барлыкка килсен өчен, шәһәр халкына бераз сабырлык кирәк.
Уңайлы, матур һәм заманча киңлек барлыкка килсен өчен, шәһәр халкына бераз сабырлык кирәк.

Төзекләндерү барган вакытта уңайсызлыклардан читләшеп булмый: хәрәкәт чикләнә, юллардан файдалану кыенлаша, гадәти маршрутларны үзгәртергә туры килә. Әмма бүгенге мәшәкатьләр – иртәгәге уңайлыклар хакына. Кукмараның үзәк өлешендә дә бара торган эшләр тәмамлангач, әлеге урынның бөтенләй башка төс-кыяфәткә керүе көтелә. Уңайлы, матур һәм заманча киңлек барлыкка килсен өчен, шәһәр халкына бераз сабырлык кирәк.

Безнең сайтта укыгыз: Ата-аналар моң-зары: ни өчен Мәмәшир мәктәбендә аттестатлар төрле вакытта тапшырылган

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев