1 сентябрьдән балаларны автобусларда йөртү кагыйдәләре яңара
Соңгы яңалыклар

1 сентябрьдән балаларны автобусларда йөртү кагыйдәләре яңара

Шулай ук шоферлар рейс алдыннан тиешле инструктаж узарга тиеш.

2026 елның 1 сентябреннән балалар төркемнәрен автобусларда йөртүгә кагылышлы яңартылган кагыйдәләр гамәлгә керә.

  •  Яңа тәртип буенча балаларны йөртүче автобус белән «D» категорияле таныклыгы булган һәм кимендә бер еллык эш стажына ия йөртүчеләр генә идарә итә алачак. Шулай ук алар рейс алдыннан тиешле инструктаж узарга тиеш.

Балаларны төнге вакытта — 23:00 дән 06:00 сәгатькә кадәр — бары тик аерым очракларда гына йөртергә рөхсәт ителәчәк. Мәсәлән, вокзалларга яки аэропортларга барганда, юлда көтелмәгән тоткарлыклар килеп чыкканда яисә хакимият органнары карары буенча.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев