2027 елда Корбан гаете кайчан булачагы билгеләнде
Соңгы яңалыклар

2027 елда Корбан гаете кайчан булачагы билгеләнде

Даталар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдим иткән 2027 ел календаре нигезендә бирелә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2027 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле даталар календарен тәкъдим итте. Календарь Һиҗри исәп буенча 1448—1449нчы елларга туры килә.

Рамазан ае 8 февральдә башлана. Мөселманнар өчен изге булган бу айда ураза тоту, намаз уку, Коръән уку һәм игелекле гамәлләр кылуга аерым игътибар бирелә. Кадер кичәсе 5 марттан 6 мартка каршы төнгә туры килә. Ул Рамазан аеның иң мөбарәк төннәренең берсе санала.

Ураза гаете 2027 елның 9 мартында билгеләп үтелә. Ул Рамазан ае тәмамлануын хәбәр итә. Корбан гаете 16 майда узачак. Гарәфә көне — 15 майда, ә Корбан гаете 16 майда була. Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре 15–19 майга туры килә.

Даталар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдим иткән 2027 ел календаре нигезендә бирелә. Һиҗри календарь ай фазаларына бәйле булганлыктан, даталарда төгәлләштерүләр булырга мөмкин

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев