Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда беренче сыйныфка 466 бала барачак.
1 сентябрь — Белем бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Шушы арада шәһәрнең берничә сәүдә ноктасында булып, сатучы кызлар, әти-әниләр белән аралашып кайттык.
— Мәктәп формалары алу өчен июнь урталарыннан ук килә башладылар. Бездә аерым чалбарлар, жилет, костюм, күлмәкләр, шулай ук әзер комплектлар да бар. Киемгә туры китереп, галстук һәм каешлар да сайларга мөмкин. Кукмаралылар гына түгел, күрше-тирә районнардан да киләләр. Балалар форма киемнәреннән җитдиләнеп, үсеп киткәндәй булалар, — ди Лариса исемле сатучы.
Кибетләрнең кайсына гына керсәң дә, мәктәп кирәк-яраклары һәм кием-салымның төрлелеге күзгә ташлана. Бәяләргә килгәндә, блузка — 350-2500, юбка — 450-2500, малайлар өчен күлмәк — 550-2800, чалбарлар — 880-3000, жилет һәм чалбардан торган комплект — 1500-3500, ак футболка — 220-1500, спорт костюмы — 1000-4000 сум тора, рюкзак 800 сумнан башлана. Дәфтәрне — 5-16 (гади), 45-110 (гомуми), ручканы — 15-55, төсле карандашны — 75-520, буяуны — 55-310, төсле кәгазьне 55-130 сумга алырга мөмкин.
— Мин — өч бала әнисе. Олы кызыбыз Руфинә быел — 9нчы, уртанчы кызыбыз Рәзилә 4нче сыйныфка бара, төпчегебез Рәзил исә балалар бакчасына йөри. Кызларның икесен дә кибеткә алып барып, үзләренә ошаган әйберләрне сайлап алдык. Дәфтәр, ручка, сумка, аяк киемнәренең кайберләрен интернет-кибетләр аша да заказ белән кайтардык. Мәктәпкә әзерләү өчен бер балага ким дигәндә 15 мең сум кирәк, — ди Кукмарадан Гөлчәчәк Батыркаева.
Райондашыбыз Валентина Тимофееваны балаларын мәктәпкә әзерләп бетергән дияргә була. «Канцелярия товарлары алуны иң ахырга калдырган идек. Шөкер, алары да булды. Сумка сайласак, берникадәр вакытка җиңел сулап куярбыз. Бәяләр шактый кыйммәт. Быел ике баланы әзерләү 50 мең сумга төште, — ди ул. — Җәйге чорда улыбыз да, кызыбыз да үсеп киттеләр, шуңа күрә өс киемнәренең барысын да яңарттык. Әти-әни тырыша, калганнары балаларның үзләреннән тора. Студентларның да, укучыларның да яңа уку елын күтәренке кәеф белән каршы алуларын телибез».
- Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев