Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Каенкай» балалар бакчасы ачылды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Каенкай» балалар бакчасы ачылды

Биредә балалар өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырылган.

Шәһәрнең «Каенкай» балалар бакчасында сөенечле һәм күптән көтеп алынган вакыйга булды: капиталь төзекләндерү эшләреннән соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге балалар бакчасы 142 балага исәпләнгән. Биредә балалар өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырылган.

Тантаналы ачылыш чарасында район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. Ул балалар бакчасының яңартылуын район өчен мөһим вакыйга дип бәяләп, коллективка уңышлар, ә сабыйларга бәхетле, күңелле балачак теләде.

Район башлыгы Сергей Димитриев.
Район башлыгы Сергей Димитриев.

«Районда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Балалар өчен уңайлы, куркынычсыз һәм заманча шартлар булдыру — безнең төп бурычларның берсе. Яңа бакчада сабыйларның шатланып, рәхәтләнеп белем һәм тәрбия алуларын телим», — диде Сергей Димитриев.

Балалар бакчасы мөдире Марина Ахмадеева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә балалар бакчасында алты төркем эшли, һәркайсында тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән тәрбиячеләр хезмәт куя.

«Капиталь ремонт эшләре быелның гыйнварында башланды. Бинаның җылылык, су, электр, канализация челтәрләре тулысынча яңартылды, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Болар барысы да заман таләпләренә җавап бирерлек, хәвефсез һәм уңайлы шартлар тудыру максатыннан эшләнде. Төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтебез чиксез», — диде ул.

Биредә балалар өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырылган.
Биредә балалар өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырылган.
  • Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев