Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Район мәгариф системасында бүген шактый уңышлар һәм казанышлар бар.

Күргәзмәләр, киләчәккә планнар

Олыязда «Заманча укыту һәм тәрбия: тәҗрибәләрдән алып киләчәк технологияләре турында фикер алышуга кадәр» дигән мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Анда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, укытучылар, бакча мөдирләре белән берлектә район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм башкалар катнашты.

Чара Олыяз урта мәктәбендә башланып китте. Кунаклар, төркемнәргә бүленеп, мәктәп, мәктәпкәчә төркем, бизнес-проектлар, районда табигый-фәнни белем бирүне үстерү концепциясен тормышка ашыруга, Халыклар бердәмлеге елына, агротехнологик юнәлешкә багышланган күргәзмә белән таныштылар. 

Август киңәшмәсе алга таба Олыяз мәдәният йортында дәвам итте. Шулай ук биредә патриотик тәрбиягә һәм киләчәк технологияләрен үстерүгә багышланган күргәзмә әзерләнгән иде. 

Кунакларга тәкъдим ителгән күргәзмә.
Кунакларга тәкъдим ителгән күргәзмә.

Пленар өлештә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатен тыңлаганнан соң, киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, уку-укыту, тәрбия бирү өлкәсендә ирешкән уңышларга тукталды, киләчәккә бурычлар билгеләде һәм яңа уку елында уңышлар теләде.

— Район тормышында мәгариф системасының роле аеруча зур. Соңгы елларда бу юнәлештә шактый эш башкарыла: мәктәпләр, балалар бакчалары капиталь төзекләндерелә. Яңа уку елына аяк басканда Манзарас авылында 500 урынга исәпләнгән гимназия үз ишекләрен ачачак. Боларның барысы да балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләрне киңәйтә, — диде ул. 

Район башлыгы Сергей Димитриевның чыгышы.
Район башлыгы Сергей Димитриевның чыгышы.

Казанышлар һәм бүләкләүләр

Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, бүген районда 28 балалар бакчасы, 23 мәктәптә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре, 2 татар гимназиясе, 15 — татар, 4 — татар-рус, 3 — рус, 6 — удмурт, бер мари гомуми белем бирү учреждениесе эшли, шулар эченә филиал буларак, 12 башлангыч мәктәп тә кертелгән.

Мәгариф системасында барлыгы 1239 кеше хезмәт куя. Аларның һәрберсе баланың киләчәге өчен җаваплы зур хезмәт башкара. Балаларда туган якка мәхәббәт, өлкән буынга хөрмәт, милли һәм гомумкешелек кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләүдә дә педагогларның өлеше бәяләп бетергесез. 

Укучыларның республика һәм бөтенроссия күләмендәге чараларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешүе исә район мәгарифенең мөмкинлекләре зур булуын күрсәтә. Хәзерге вакытта һөнәри белем бирүгә дә игътибар арта, бу исә яшьләрнең киләчәк һөнәрен дөрес сайлавы өчен мөһим.

Кунакларны җыр-биюләр белән каршы алдылар.
Кунакларны җыр-биюләр белән каршы алдылар.

— Укучыларыбызның нәтиҗәләре сөендерә. 100 балл җыйган чыгарылыш укучыларын һәм аларны шушы югары нәтиҗәгә алып килгән укытучыларны аерым билгеләп үтәсе килә. Бу — зур хезмәтнең, тырышлыкның һәм профессиональ осталыкның нәтиҗәсе. Без сезнең белән горурланабыз! — диде Сергей Димитриев. — Спорт өлкәсендә дә нәтиҗәләребез бар. Физика, химия, математика һәм башка фәннәрнең тирәнтен өйрәнелүенә, заманча технологияләрне үзләштерүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Бүгенге көндә яңа күрсәткечләргә омтылу, заман таләпләренә җавап бирә торган белем бирү алымнарын кертү аеруча мөһим. «Без ирешелгән нәтиҗәләр белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел. Алга таба тагын да зуррак максатлар куеп, яңа үрләргә күтәрелергә кирәк. Яңа уку елы яңа җиңүләр, матур нәтиҗәләр һәм сөенечле вакыйгалар белән бай булсын! Укучыларыбызның уңышлары артсын, ә сезнең хезмәтегез һәрвакыт хөрмәт һәм рәхмәт белән бәяләнсен!» — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Әйе, район мәгариф системасында бүген шактый уңышлар һәм казанышлар бар. Шул ук вакытта әле алда зур бурычлар торуын, үсеш һәм камилләшү өчен мөмкинлекләр җитәрлек булуын да онытырга ярамый.

— Бүген мәгариф өлкәсенә заманча технологияләр актив кертелә, электрон белем бирү платформалары үсеш ала, ясалма интеллект мөмкинлекләре киң кулланыла. Заман ничек кенә үзгәрмәсен, мәгариф һәрвакыт үзенең төп һәм фундаменталь кыйммәтләренә — кеше, гаилә, җәмгыять, дәүләт төшенчәләренә таяначак, — диде Илфат Әхмәдуллин. — Безнең көч — бердәмлектә. Ә киләчәк тарихи хәтергә тугрылыктан, яңалыкка омтылыштан һәм сыйфатлы белемнән башлана. Үткәннәребезне хөрмәт итеп, бүгенге мөмкинлекләрне дөрес файдаланып, яңалыкка ачык булып, без киләчәк буын өчен ныклы нигез булдырабыз. Сыйфатлы белем, тәрбия, бердәм хезмәт — якты киләчәккә алып баручы төп юл.

Август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.
Август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.

Киңәшмәдә шулай ук Олыяз мәктәбе директоры Ленар Әүхәдиевның «Мәктәптә агротехнологияләр: киләчәккә караш» һәм Кукмара «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире Энҗе Мөхәммәдиеваның «Чикләрсез тәрбия: цифрлы чорда мәхәббәт теле» темаларына чыгышлары тыңланды. 

Август киңәшмәсе мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.
  • Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев