Белемнең артыгы юк: Кукмарада тактик медицина буенча уку-өйрәнүләр узды
Соңгы яңалыклар

Белемнең артыгы юк: Кукмарада тактик медицина буенча уку-өйрәнүләр узды

Спортның төрле төрләрендәге район җыелма командалары составындагы егет-кызлар өчен тактик медицина һәм тормышта кирәкле кагыйдәләр буенча дәресләр үткәрелде.

Кукмарадагы «Бакыр тау» тау чаңгысы базасында, район тарихында беренче тапкыр, бүгенге көн таләпләренә аеруча туры килә торган бик тә файдалы һәм мавыктыргыч уку-өйрәнүләр узды. 

Тау чаңгысы спорты республика җыелма командасының баш тренеры Диләрә Ибәтова чакыруы буенча Кукмарага республика Эчке эшләр министрлыгының дәүләт яклавы бүлекчәсе (спецназ) белгечләре килде. Спортның төрле төрләрендәге район җыелма командалары составындагы егет-кызлар өчен алар тактик медицина һәм тормышта кирәкле кагыйдәләр буенча дәресләр үткәрделәр. 

— Укулар өч көн дәвамында барды. Казан кунаклары шулай ук «Нараткай» лагерена да барып, андагы дүртенче сменага килгән спортчылар белән очраштылар, — ди Диләрә Ибәтова. — Дәресләрдә тренерлар да катнашты. «Сарафан радиосы» яхшы эшли бит: безнең базада шундый өйрәнүләр барганын ишетеп, чакыру җибәрелмәгәннәр дә килергә теләк белдерде. Әлбәттә, каршы килмәдек. Чөнки белемнең беркайчан да кирәксез булганы юк. 

Укулар өч көн дәвамында барды.
Укулар өч көн дәвамында барды.

Дәресләрдә катнашучылар җәрәхәт алган вакытта беренче медицина ярдәме күрсәтү, «Ашыгыч ярдәм» килгәнче, эвакуацияләү вакытында ярдәм күрсәтү (җәрәхәтләр, кан китү, өшү, пешү, сөрем газы, химик пешүләр, травмадан соң җәрәхәтләр һәм башкалар), юл-транспорт һәлакәтләре, егылулар вакытында эвакуацияләү кагыйдәләре, бернинди предметлар булмаган очракта, кул астындагы әйберләрне куллану ысуллары белән таныштылар. Егетләр өчен аеруча барлык төр салкын корал, башка кораллар, дошманга каршы тору һәм исән калу өчен, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, каршылык күрсәтү ысуллары бик мавыктыргыч булды.

Шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән атышлар вакытында, «тимер» очкычлар һөҗүмнәре янаганда, шикле предметларга (мина, шартлаткыч җайланмалар һәм башкалар) игътибар итү һәм психиканы өйрәнүнең махсус белемнәре дә аңлатылды. Соңгы вакытта интернеттагы төрле мессенджерлар аша яшьләрне хокукка каршы килә торган гамәлләр кылуга этәргеч бара. Бу очракларда ничек итеп каршы киләсе икәнен дәүләт яклавы белгечләре бик җайлы һәм шул ук вакытта тирәнтен итеп төшендерделәр. 

Дәресләрдә катнашучылар җәрәхәт алган вакытта беренче медицина ярдәме күрсәтү ысуллары белән таныштылар.
Дәресләрдә катнашучылар җәрәхәт алган вакытта беренче медицина ярдәме күрсәтү ысуллары белән таныштылар. 
Махсус хәрби операциядә, террорга каршы көрәшләрдә катнашкан көчле һәм батыр Казан белгечләренә сораулар да күп булды. Егет-кызларның һәркайсы аларга җавап алды.
  • Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»; Диләрә Ибәтова

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев