Кукмарада 7 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада 7 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары буенча 45 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук алар ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмара районында яшәүче гражданин Я., исерек хәлдә, агымдагы елның 7 июнендә 21.54 сәгатьтә «Өлге — Иске Юмья» автомобиль юлының 10 чакрымында Тойота Ленд Крузер машинасы белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,797 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче гражданин С., исерек хәлдә, агымдагы елның 15 июнендә 08.25 сәгатьтә шәһәрнең Октябрь урамындагы 41нче йорт янында Хавал машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,252 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

Нократ Аланы районында яшәүче гражданин Г., исерек хәлдә, агымдагы елның 20 июнендә 21.30 сәгатьтә «Балтач — Шәмәрдән — Вахит — Янил» автомобиль юлының 8 чакрымында Лада Гранта машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,758 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми, эшне үзеннән башка карау турында гариза тапшыра.

Кукмара районында яшәүче гражданин Т., исерек хәлдә, агымдагы елның 21 июнендә 15.55 сәгатьтә шәһәрнең Ленин урамындагы 60 Б йорты янында Киа Рио машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,418 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

Юлларда иминлекне бозучылар суд каршында җавап тотачак.
Юлларда иминлек кагыйдәләрен бозучы шоферлар суд каршында җавап тотачак. 

Кукмара районында яшәүче хатын-кыз Н., исерек хәлдә, агымдагы елның 6 июлендә 08.53 сәгатьтә Зур Кукмара авылының Мәктәп урамындагы 1нче йорт янында Форд Фокус машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,172 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен танымый.

Казан шәһәрендә яшәүче гражданин Г., исерек хәлдә, агымдагы елның 11 июлендә 22.19 сәгатьтә «Мамадыш — Кукмара — Кәркәүч — Сосмак» автомобиль юлының 9 чакрым 100 метрында Тойота автомобиле белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,090 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

Кукмара районында яшәүче гражданин Т., исерек хәлдә, агымдагы елның 21 июлендә 03.00 сәгатьтә «Мамадыш — Кукмара» автомобиль юлының 61 чакрым 700 метрында Хендай Солярис машинасы белән хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,899 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары буенча 45 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук алар ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
  • Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев