Түләүне Татарстан территориясендә урнашкан мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар ала алачак.
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханында максималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына 2026 елда бер тапкыр бирелә торган түләүләр биреләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 6,78 млн сум акча бүлеп бирелде, дип яза «Татар-информ» МА.
Түләү күләме чыгарылыш укучысының максималь балл алган предметлар санына бәйле.
- Өч фән буенча 100 баллга укучыга — 35 мең сум,
- икесе буенча — 25 мең сум,
- берсе буенча — 15 мең сум түләнәчәк.
Түләүне Татарстан территориясендә урнашкан мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар ала алачак.
- Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев