Чигү — күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль, ди Фирдания Яббарова.
Чигүле хатирәләр
Ядегәр авылыннан Фирдания Яббарованың кул эшләрен авылдагы Райнур Әсхәдуллин ясаган чишмәгә кергәч күреп алдык: аның тәрәзәләренә бик матур итеп чигелгән пәрдәләр эленгән иде. Оста куллы райондашыбыз белән танышырга теләп, көннәрнең берендә тагын Ядегәр авылына юл тоттык.
«Хәзер элеккеге кебек чиккән юк инде», — дисә дә, Фирдания апаның өендә тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары, ашъяулык, алъяпкычлар — үзенең хезмәт җимеше. Аларның һәрберсендә хуҗабикәнең кул җылысы сизелә. Ул бәйләгән йомшак оекбаш-бияләйләр, матур кофталар балалар, оныкларының тәннәрен генә түгел, күңелләрен дә җылыта.
Фирдания апа Казан шәһәрендә туган икән. Әмма әти-әнисе читкә эшкә китү сәбәпле, өч яшьлек сабый Түбән Шәмәрдәндә әтисе ягыннан әби-бабай тәрбиясенә кала. Аннары кызны әтисенең сеңлесе Вәсилә үз канаты астына алып, олы тормыш юлына озата.
— Без — өч бертуган, әмма төрлебез-төрле якка таралган. Әти белән әни Карагандага эшкә китергә уйлагач, әби-бабай, безгә иптәш булырлар дип, мине үзләре янына алып калганнар. Ә абый әни ягыннан Казандагы әби-бабай тәрбиясендә үскән. Бүгенге көндә дә ул Казан шәһәрендә гомер итә. Ә читтә тагын бер энебез дөньяга килгән, — дип сөйли яңа танышыбыз.
Кул эшләренә мәхәббәт исә яшь чактан килә, ди Фирдания апа. Мәктәптә укыганда ук бәйли, чигә башлый. Балаларга хезмәт күнекмәләре бирүдә укытучыларның өлеше зур була. Ә фермада эшли башлагач, чигү, бәйләү белән тагын да ныграк мавыгып китә.
— Фермада ничек вакытыгыз кала иде? — дип кызыксынабыз Фирдания ападан.
— Мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, иптәш кыз белән фермага эшкә килдек. Бер-ике ай гына таналар карадык та, сыер сава башладык. Кул белән 17-18 сыер сава идек. Әле ат белән керткән азыкны өеп куясы, абзарларын җыештырасы... Кул эше бик күп булды. Җәй көннәрендә малларны җәйләүгә чыгаралар, шунда савасы, кечкенә урындыгыбызны күтәрә идек тә, саз-пычрак ера-ера, сыер янына барып утыра идек. Әле ярый маллар тик торган, кайберләрен мөгезеннән эләктереп, урындык аягына бәйләп куя идек. Аннары кулланылышка чиләкле аппаратлар керде. Эше авыр булса да, күңелле вакытлар, яшьлек бит, — ди ул.
Кул эшләрендә — күңел җылысы
Әз генә буш вакыты чыгуга, ярыша-ярыша, бәйләргә, чигәргә керешә ул. Мендәр тышлары, карават кырыйлары, кулъяулыклар чигә, оекбашлар бәйли — берсе дә калмый.
Үрнәкләрен исә кызлар белән бер-берсеннән алышалар. Җепләрне иске киемнәрне сүтеп әзерли. Кияүгә чыккач та, бу шөгыльне ташламый. Кайната-кайнана белән төп йортта дус-тату гомер итәләр, өлкәннәр яшьләргә зур ярдәмче була. «Балалар караулы, эштән кайтышка ашарга әзер булды, шуңа күрә дә кул эшләренә вакыт калгандыр», — диде ул. Сыер савуга кырык ел гомерен багышлый Фирдания апа. Шуннан лаеклы ялга китә.
Фирдания апаның тормыш иптәше Рәшит абый да фермада хезмәт куйган, шофер булган, ә соңыннан янгын сүндерү бүлекчәсендә эшләгән. Алар бергә биш бала — өч кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, Рәшит абый гына бер ел элек бакыйлыкка күчкән.
— Чигү — күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль, үз дөньяңа кереп китәсең дә бернәрсә турында да уйламыйсың. Әмма хәзер алай күп чикмим, оныкларга кирәк булганда, мәктәптән сорасалар гына ярдәм итәм. Тик шулай да оекбашлар бәйлим әле, анысын калдырмыйм, — ди оста куллы танышыбыз.
Тормыш көткәндә бу шөгыль өстәмә ярдәм була. Чөнки элек кием-салым хәзерге кебек, кибетләрдә рәт-рәт эленеп тормый, юклык иде, дип сөйли өлкәннәр.
— Биш бала арасында мин — иң олысы. Ул вакытта акча булмагач, әни гамажга кадәр бәйләп киертә иде. Мәктәпкә дә, әле яшь чакта дискотекаларга да әни бәйләгән күлмәк, свитерларны кидем. Аңа иптәш кызлар да кызыга иде. Күршедәге бергә укыган дустыма да башлык, кофталар бәйләп биргәне булды. Кул эшләре бер дә модадан чыкмый инде ул. Балалар бакчасына йөргәндә бер күлмәгемнең изүенә бетми торган тап тиде. Аны каплар өчен әни матур итеп чигеп куйды. Ул бик әйбәт сакланды, хәтта үземнең кызга да киерттем, — дип сөйли кызы Гөлнара.
Фирдания апа бүгенге көндә улы Зөлфәт, килене Айгөл һәм оныклары белән тыныч тормыш кичерә. Кайнана белән 23 ел дус-тату гомер итеп туплаган тәҗрибәсен ул хәзер үзенең тормышында куллана. Чөнки кайнанасы Гайникамал апа зирәк акыллы, хөрмәтле ханым була. Ә Фирдания апаның карават башында аның истәлеге итеп элеп куелган элеккеге кер үтүкләү җайланмасы, кәрәчин лампасы…
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев