Спорт мәйданчыгы өчен яктырту системасы куелган һәм территория коймалар белән әйләндереп алынган.
Лубян урман-техник көллияте укучылары өчен сөенечле яңалык – уку йорты территориясендә яңа стадион төзелгән.
Объектта зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылган: иң элек җир эшләре үткәрелеп, ком-ташлы нигез салынган, бордюр ташлары урнаштырылган, футбол кырына ясалма үлән җәелгән, йөгерү юлларына резин өслек түшәлгән. Шулай ук озынлыгы 35 метр булган керү юлы да салынган.
Спорт мәйданчыгы өчен яктырту системасы куелган һәм территория коймалар белән әйләндереп алынган. Мәйданның әйләнә-тирәсе дә төзекләндерелеп, яшелләндерелгән. Яңа стадион студентларга спорт белән шөгыльләнү, актив ял итү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен уңайлы шартлар тудырачак.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев