«Терекөмеш»тәй тынгысыз җан: Вахит авылыннан Гөлфия Низамиеваны хезмәттәшләре сагынып искә ала
Кеше һәм аның эше

«Терекөмеш»тәй тынгысыз җан: Вахит авылыннан Гөлфия Низамиеваны хезмәттәшләре сагынып искә ала

Гөлфия апа Низамиева кебекләрне терекөмешкә тиңлиләр. «Мин — лаеклы ялда», — дип тормады ул, зур хезмәт башкарды: җиң сызганып, Вахит авылы китабын эшләүне башлап йөрде.

Тынгысыз, тиктормас. Үзе дә җир җимертеп эшли, башкаларны да эшләтә белә. Кукмара якларына нинди энергиясе белән килеп кергән булса, шактый еллар үтүгә карамастан, лаеклы ялга чыгуын да «онытып», һаман да шулай яши әле. Бер карасаң, ул — авылда, Вахиттә, күз ачып йомганда инде Тимерханы белән Кукмарага килеп җиткән була. «Орчык» кадәрле генә гәүдәле, ә холкы, хезмәткә булган карашы белән күп кенә ир-атларны «бер читкә» куярлык Гөлфия апа Низамиева турындагы әлеге фикерләр белән килешми калучы булмас. 

Балтач районының Сосна авылында туган кызны язмыш баш-аягы белән 1972нче елларда ук Кукмара якларына «бәйләп куя»: 16 яшьлек үсмер Кукмара киез итек-киез фабрикасы каршындагы училищега укырга килә һәм шунда эшкә кала. Берничә елдан Кукмара райПОсы юлламасы белән Бөгелмә кооператив училищесын тәмамлый һәм Янил сельпосына кибетче булып эшкә кайта. Нәкъ менә шушы еллар, әлеге системада эшләгән чорлар аның тормыш дәфтәренә бик матур, эре хәрефләр белән языла да инде. 

Ул вакыттагы сельпо рәисе Миннехан Салихов, училище дипломы белән килгән яшь белгечне, иң элек Түбән Шәмәрдән һәм Янил авылларындагы чираттагы ялга чыккан кибетчеләр урынында эшләтеп ала һәм берничә айдан товаровед итеп билгели. «Янил сельпосы алты колхоз һәм авыл советы территорияләрендә сәүдә хезмәте күрсәтү һәм халыктан арткан йомырка, бәрәңге, ит, пай взнослары җыйнау белән шөгыльләнде.

Гөлфия Низамиева.
Гөлфия Низамиева.

Миннехан абый тәҗрибәле, үз эшенең остасы буларак, яңа килгән кибетчеме ул, яки товароведмы, үзенең киңәшләре белән төгәллеккә, товарны саклап тотарга һәм сатып алучылар белән яхшы мөгәмәләдә булырга, баш хисапчы Зоя Смирнова, баш икътисадчы Асия Сабирова, кассир Флера Сергеевалар һәрберебезне хисап бирергә, документлар белән сак эш итәргә, дәүләт милкен сакларга, акчаны саный белергә, эшне яратырга өйрәттеләр», — дип искә ала үзенең «Базар мәйданыннан... заманча кибетләргә» дигән Янил авылы кулланучылар җәмгыятенең тарихы, истәлекләр, хатирәләр тупланган китабында Гөлфия апа Низамиева. 

КПСС райкомының ул вакыттагы секретаре Атлас Булатов җитәкчелек иткән чорлар. Ике елдан, ягъни 1977 елда, 21 яшьлек кызны Янил авыл Советы депутаты һәм авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Тагын ике елдан Вахит авылы егете Тимерхан Низамиевка тормышка чыгып, ул һәм кыз алып кайта ул. Ә 1984 елда үзен Янил сельпосына җитәкче итеп куялар. Әлеге сельпо — райПо системасында иң зурысы.

Оешмада эшләүчеләрнең күбесе — сугыш чорын кичергән буын. 20-30 ел бер урында эшләүче абый-апалар белән уртак телне тиз таба җитәкче. Кукмара райПосы җитәкчесе Шәриф Әхмәтҗанов та сельполарның эшен даими контрольдә тота: кибетләрнең матди-техник базасын яңартуга, хезмәтне оештыруны камилләштерүгә зур көч куя.

Гөлфия Низамиева.
Гөлфия Низамиева.

Гөлфия апа 11 ел Янил сельпосын җитәкләгән чорда (барлыгы 23 кибет) хезмәтенең искиткеч зур нәтиҗәсен күрсәтә. Янил, Вахит, Югары Чура, Олыяз, Ядегәр, Нырья, Поршур, Түбән Чура, Сабанчино, Түбән Шәмәрдән, Күзмистә яңа кибетләр төзелә, булганнары газ белән җылытуга көйләнелә. Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүне оештыру, кибетчеләрне укыту, эшкә урнаштыру мәсьәләләрен авыл Советы җитәкчеләре белән бергәләп хәл итә. Товар ташу өчен техника табу һәм авылларда кибет төзелешләрен алып баруда колхоз җитәкчеләренең ярдәме зур була.

Кибетләр яңартылып бетә язгач, сельпо конторасы өчен ике катлы яңа бина төзүгә тотына. Аның беренче катында КамАЗ, ГАЗ, УАЗ машиналары өчен җылы гараж, икенче катында сельпо конторасы урнаша. Шулай итеп, шоферлар хезмәте дә җиңеләя, товар саклау өчен склад та була. 

Җитәкче булган кеше нинди очракта үзен лаеклы хезмәт юлы үттем дип саный ала? Әлбәттә, дилбегәне башкаларга тапшырып, еллар узгач та хезмәттәшләре аны сагынып, олы рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт белән искә алсалар, гомер дәвамында даими аралашып торсалар. Бу — вакыт, тарих тарафыннан расланган лаеклылык. Җитәкченең данлы хезмәте — ул аның шәхси казанышлары яки кабинеттагы уңышлары гына түгел. Ул үз артыннан кешеләрне тарта белүе, намус чисталыгы һәм җитәкче була белеп, үз сүзеңне әйтә алуы да.

Гөлфия апа нәкъ менә шундый, әйдәп баручы, булдырып эшләүче җитәкче булды. «Булсын, дип эшләдек!» — дип искә ала әлеге елларны Гөлфия Низамиева. Булдырды да ул! 

Гөлфия апа үткән атнада гомер җепләренең тагын бер өлешен йомгаклап куйды. Һәм, аның белән бергә Янил сельпосында эшләгән хезмәттәшләре соравы буенча, сюрприз буларак, әлеге язма әзерләнде. Сүзне үзләренә дә бирик әле.

Фәридә Гыйззәтуллина: 

— Гөлфия апа белән беренче тапкыр 1988 елның август аенда, Янилгә эшкә килгәч очраштык без. Өстәл артында утыра иде, ир-атлар шикелле кул биреп күреште. «Авылда фатирда торырсың, ныгытып эшлисе була», — диде ул миңа. Әһә, болай икән әле бу, моннан китү җаен карарга кирәк дип уйладым һәм... шуннан ничек итеп ияләнеп киткәнемне сизми дә калдым. Алдынгы сельпо булганлыктан, район семинарлары бездә даими үтә иде, Казан ярминкәләренә 10 машина печән, салам, тирес, хәтта дуңгыз балаларына кадәр алып бара идек. Аларның бөтенесен җитәкчебез юнәлтте. Оештыру сәләте көчле аның. Башкарылган эшкә дөрес бәя биреп, ул кешенең эшен зур югарылыкка күтәрә иде. Гөлфия апа үзендә булган бөтен яхшы сыйфатларны безгә бирде, җитәкчеләр белән аралашырга ул өйрәтте. 7 ел бергә эшләдек, хәзер дә аерылышканыбыз юк. Гадел, таләпчән, хезмәте гел беренче урында булды. Чын лидер, чын җитәкче. Эшне дә яңадан башкарасы килә торган итеп куша белә иде. Тормыш иптәше Тимерхан абый — аңа зур ярдәмче. Аның белән берлектә Гөлфия апабыз көнне дә, төнне дә белмәде, гел эш дип «янды». Сельпо эшеннән китүен зур югалту буларак, коллективыбыз белән бик авырдан кичердек. 

Алсу Йосыпова: 

— Гөлфия апа усал кебек тоелса да, бик ярдәмчел, үз сүзен өздереп әйтүче, үзвакытында сугып та егучы һәм тартып та торгызучы кеше ул. Эчкерсез, нинди генә очрак булса да, кеше хәленә керә белүче, чыгу юлын таба торган җитәкче иде. Бер дә тик торуны белмәде, хәзер дә шулай. Хуҗалыкның ветераннар советы рәисе буларак, әле дә һич «тынычлык»та калдырмый, ай саен эш табып кына тора. 

Рузилә Гатина: 

— Гөлфия апа бик таләпчән, игътибарлы, кешелекле, җитез, тырыш, үз эшенен остасы иде. Берәребезгә хәсрәт килсә, ул иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Көн-төн эшләде, безне дә эшләтте. Хезмәтебез җиңел булмаса да, бүгенге көнгә кадәр сагынып сөйлим, чөнки яратып башкардым. Аның һәм кул астындагыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Янил сельпосы алдынгылар рәтендә булды. 

Гөлфия апа Низамиева кебекләрне терекөмешкә тиңлиләр. «Мин — лаеклы ялда», — дип тормады ул, зур хезмәт башкарды: җиң сызганып, Вахит авылы китабын эшләүне башлап йөрде. Аннан соң Янил авылы кулланучылар җәмгыяте турындагысын нәшер итте. Әле күптән түгел генә басылган Янил һәм Бөяр авыллары турындагы китапны чыгаруның күп өлеше аның өстендә булды. Шунысы кызык: тагын нинди планнар белән йөри икән «терекөмеш»?

Фото: шәхси архивтан

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев