Гаилә бюджеты: акчаны ничек җиткерергә
Әйтер сүзем бар...

Гаилә бюджеты: акчаны ничек җиткерергә

Көндәлек вак-төяк сатып алуларга да игътибар итү кирәк.

Күп гаиләдә акча мәсьәләсе еш кына бәхәскә сәбәп була. Моңа юл куймас өчен, ай башында керем һәм төп чыгымнарны бергәләп планлаштыру мөһим, дип уйлыйм мин.

Иң элек коммуналь хезмәтләр, азык-төлек, балалар ихтыяҗлары, кредит кебек мәҗбүри түләүләрне исәпләргә кирәк. Аннан соң бераз гына булса да акча җыеп бару яхшы. Бу көтелмәгән чыгымнар вакытында зур ярдәм булачак. Көндәлек вак-төяк сатып алуларга да игътибар итү кирәк. Кибеткә исемлек төзеп бару һәм кирәкле белән теләгән әйберне аера белү бюджетны сакларга ярдәм итә.

Газета укучы

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев