Татарстанда светофорларны модернизацияләү эшләре тәмамланды
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда светофорларны модернизацияләү эшләре тәмамланды

Татарстанда ИТС урнаштыру эшләре 2020 елдан алып барыла.

Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системалары урнаштыру эшләре төгәлләнде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган. Барлыгы 18 светофор модернизацияләнгән. Аларга 18 контроллер, 89 детектор һәм 19 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Финанслауның гомуми суммасы 125,7 млн сум булган, аларның 91,8 млн сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Казанда 12 светофор модернизацияләнгән, аларга адаптив идарә өчен 12 контроллер, 61 детектор һәм 12 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Чаллыда 6 светофор модернизацияләнгән, аларга 6 транспорт контроллеры, 28 детектор һәм 7 видеокүзәтү камерасы куелган.

Модернизацияләнгән барлык светофорлар да бердәм системага кертелгән, алар шәһәр дәрәҗәсендә адаптивлыкны тәэмин итү өчен транспорт агымы параметрлары турында мәгълүмат җыюны һәм визуализацияләүне тәэмин итә.

Интеллектуаль транспорт системаларын 300 меңнән артык халык яшәгән шәһәр агломерацияләрендә урнаштыралар. Бу торак пунктларда трафикның сизелерлек артуына бәйле. Татарстанда ИТС урнаштыру эшләре 2020 елдан алып барыла. Соңгы биш елда адаптив идарә өчен 124 светофор модернизацияләнгән, 597 юл хәрәкәте детекторы һәм 610 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев