Күңелендә — туган як: Кукмара районыннан Виталий Егоровның исән-сау кайтуын көтәләр
Безнең геройлар

Күңелендә — туган як: Кукмара районыннан Виталий Егоровның исән-сау кайтуын көтәләр

Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Виталий Егоров «Хезмәттәге аерымлыклар өчен» һәм «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы» күкрәк билгеләренә ия була.

Райондашыбыз Эльвера Игнатьеваның бертуган энесе Виталий бүгенге көндә махсус хәрби операция (МХО) зонасында хезмәт итә.

Эльвера ханым энесе турындагы җылы истәлекләрен безнең белән дә уртаклашты. Ул Виталийның бүгенге хезмәте, аның өчен борчылып һәм горурланып яшәүләре, хәтта якынын күрү өчен МХО зонасына кадәр баруы турында да сөйләде.

— Без — тумышыбыз белән Югары Чура авылыннан. Гаиләдә бер кыз, ике ир бала үстек. Мин — олысы. Әти-әни өчебезне дә: «Акыллы, тәртипле булыгыз, кешеләрне рәнҗетмәгез, ярдәм кирәк булганнарга булышырга тырышыгыз», — дип, яхшы киңәшләрен биреп, Бөек Ватан сугышында ут-суларны кичкән Леонид бабаебыз үрнәгендә патриот итеп үстерделәр. Эшкә батыр булдык, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәндек, — ди Эльвера Юриковна. — Виталий — төпчек энем. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына озаттык. Икенче Чечен сугышында разведчик булып хезмәт итте, хәрби хәрәкәтләр ветераны исеменә лаек булды. 

Армиядән чыныгу алып кайткан райондашыбыз күп еллар төзелеш өлкәсендә хезмәт куя, агач йорт һәм мунчаларны мүкләү белән шөгыльләнә, түбәләр ябу эшен дә башкара. 

Виталий Егоров.
Виталий Егоров.

— Виталий нинди генә хезмәткә алынса да, җентекләп, чиста-пөхтә итеп эшләде, бар күңелен бирде. Гаилә корып, Кукмарада төпләнделәр, пар канаты Алена белән ике бала тәрбиялиләр, — ди әңгәмәдәшем. — Мобилизацияләү вакытында аңа да чакыру килде. Энемнең: «Разведчик иптәшләремнең күбесе шунда. Алар янында буласым, ярдәм итәсем килә», — дигән сүзләре һәрберебезнең тормышын «элек» һәм «хәзер» дигән ике өлешкә бүлде дә куйды. 2022 елның көз ае иде ул.

Кулны йодрыкка төйнәп, күз яшьләрен эчкә йотып, кадерле кешеләрен ерак сәфәргә озаталар. «Алар Казан янындагы полигонда бер ай дәвамында хәрби өйрәнүләр уздылар, аннан соң Украина территориясенә җибәрелделәр. Шул көннән башлап күңелебездә бер генә теләк яши: исән-сау була күрсен!»  — ди Эльвера.

«Бобер» позывнойлы райондашыбыз МХО зонасында беренче көннән үк разведчик вазыйфасына билгеләнә. Ул өч ел дәвамында иң авыр һәм җаваплы мизгелләрдә үзенең ышанычлы тугры дусты, «Пижон» кушаматлы эте белән бергә хезмәт итә. 

— Быел исә энемә этеннән аерылырга туры килде. Ул аны Кукмарага кайтарды. Хәзер дүртаяклы «дус»ты яңа хуҗа белән бергә энемнең кайтуын зарыгып көтә. Виталий үзе дә яллар вакытында тизрәк аның янына ашыга, — ди Эльвера Игнатьева. — Энем хәрби иптәшләре белән бер шәһәрдәге ягулык салу, электр станцияләре һәм башка мөһим стратегик объектларны саклый. Аларның хезмәте бик җаваплы һәм куркыныч. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында: көндез дә, төнлә дә уяу һәм игътибарлы булырга кирәк. 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев