Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тантаналы чыгарылыш: Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды

74 яшь белгечне укуларын уңышлы тәмамлаулары белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразиев котлады.

Бүген Лубян авылында Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Тантаналы чыгарылыш: Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды

74 яшь белгечне укуларын уңышлы тәмамлаулары белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразиев котлады.

Тантаналы чыгарылыш: Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды

«Лубян урман-техник көллиятендә узган еллар сезнең йөрәкләрдә җылы истәлекләр булып калсын. Биредә сез дуслар, остазлар таптыгыз, белем һәм тәҗрибә тупладыгыз, алар сезне гомер буе озата барачак. Алда сезне бик күп ачышлар көтә. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм башлангычларыгызда уңышлар телим. Хыялларыгызга ышаныгыз, киләчәк сезнең кулда», — диде Равил Кузюров, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Тантаналы чыгарылыш: Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды

Тантаналы чыгарылыш: Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды 

1921 елда нигез салынган уку йорты 10 мең белгеч әзерләгән. Хәзерге вакытта кадрлар әзерләү түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, шулай ук икътисад һәм бухгалтерлык исәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев