Минем билет кемдә: Кукмара районы халкының моң-зары
Сорау-җавап

Минем билет кемдә: Кукмара районы халкының моң-зары

Авыл автобусларында ни өчен билет бирелми, акча җыела?

Авыл автобусларында билет бирелми. Ни өчен? Кондукторлар аппарат (терминал) эшләми, диләр. Алар үзләре белән гади билетлар йөртә аладыр бит?

19 август көнне Нырты автобусында кондуктор кемнән ничә сум алганын язып барды, имеш, обедта бирә. Ул көнне Казанга киттем. Ә минем билет кемдә? Газель автобусы тулы иде, 16 кеше басып килде. Кайтканда тагын терминал эшләми, 40 сумлык кына билет чыгара, дигәннәр. Автобус тулы булган, нәкъ 12 кеше басып кайтты, ди. Бу бер тапкыр гына булган хәл түгел. 

Халыктан сорау: ни өчен билет бирелми, акча җыела? Дәфтәр битенә теркәлеп барылырга тиешме ул? Ни өчен гади билетны запас белән алып чыкмыйлар? Мәмәшир автобусында да шушы хәл булган. План тулыр иде, күп вакыт артыгы белән, билет кына бирелми. 

Кукмара районында яшәүчеләр. 

Әлеге сорауга «Кукмор-Транс» оешмасы җитәкчесе Нияз Фатыйховтан түбәндәге җавап алынды:

— 19 август көнне «Кукмара-Нырты» маршрутында кондуктор өр-яңа аппарат (терминал) белән беренче көн эшкә чыккан була. Шуңа карамастан алар инструктаж үтеп, өйрәнеп чыгалар, ләкин «пилотсыз оча торган аппаратлар куркынычы» дигән хәбәр булганда интернет начар эшләү сәбәпле, аппарат белән билетны чыгара алмаган.

Кукмарага кайтып җитү белән иртәнге рейстагы пассажирларның билетларын чыгарып, икенче рейста бирә, алмаган һәм булмаган пассажирларның билетларын ертып ташлый шунда ук. Сезнең рулонлы билет ертылган һәм безнең оешманың кассасында саклана, кирәк булса, сезгә тапшырабыз. Өлкән кассир һәм кондуктор белән әңгәмә уздырылды, интернет эшләмәгән очракта рулон билетлар биреләчәк. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан очракта, вакытында хәбәр итүегез сорала.

Фото: «Кукмор-информ» МА


Нет комментариев