Әлеге китапны язу өчен өч еллап вакыт уза, авторга озын юллар үтәргә, Башкортостан, Татарстан архивларында күп эзләнергә туры килә.
Кулымда Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллинның «Гыйбрәт тулы тормыш юллары» китабы. Анда күренекле дин белгече һәм шагыйрь Колмөхәммәд Солтәнбәк улының тормыш юлы, иҗаты һәм күпсанлы нәсел дәвамчыларының дин һәм ил үсеше өчен башкарган изге гамәлләре, хезмәт юллары һәм гаиләләре турында сөйләнә.
Әле күптән түгел генә дөнья күргән китап 320 биттән тора. Ул сыйфатлы кәгазьдә басылган. Бу исә басманы тагын да затлы итә. Тышлыгында күңелгә якын яшел төсләр белән авыл күренеше, яшел урман, сары иген кырлары сурәтләнгән...
Гыйбрәт тулы тормыш юллары дигәч, әлеге басманы бик җиңел генә укып чыгармын дип уйлаган идем, әмма юк икән. Аның һәр битен ачкан саен документаль мәгълүматлар белән сугарылган вакыйгалар эченә кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Элеккеге исемнәр, авыл атамалары, төрлесе төрле якларга сибелгән күпбуынлы нәсел язмышы…
Кайсы бите арасына кәгазь кисәге кыстырып, кайсы мәгълүматны блокнот битенә теркәп бара торгач, әкрен генә Солтанбәк, Колмөхәммәд, Мөхәммәдсафа һәм башка гыйлем ияләре, дин әһелләренең исемнәре, татар дөньясында тоткан урыннары күз алдында формалаша. Билгеле, 300дән артык биттә тасвирланган, әле аңа да сыймаган нәсел тарихын газетада урын алачак мәкаләдә генә чагылдырып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә әлеге басманы язу тарихы, аның киң җәмәгатьчелеккә әһәмияте турында авторның үзеннән кыскача гына булса да сөйләтергә булдык.
— Әлеге хезмәтнең тарихы бик зур, — дип башлады Айрат Шәфигуллин сүзен. — Нәсел турында сөйләгәндә һәрвакыт мулла, абыстай, намаз укучылар турында горурланып әйтәләр. Безнең гаиләдә дә шулай: әни нәселдә муллалар күп булуын гел искә ала иде. Нәселебездә җәлилче Фәрит Солтанбәков дигән кеше булган, аның 2001 елда басылган «Эш күрсәткән ирне Ил онытмас...» дигән китабында шәҗәрә бар, шундагы бер тармак безнең гаиләгә илтә, анда хәтта безне дә табарга була. Ул аны Габделхәй бабайның бертуганы Гаян абыйның улы Рәүф Тәхәветдинов белән бергә төзегән. Нәсел чылбырының башы 1610нчы елларда Уразгилдедән башланып, Колмөхәммәд, Мөхәммәдсафалар белән дәвам итә. Әмма озак еллар бу шәҗәрәгә игътибар бирмәдек. Бары тик 2015 елда Туеш мәчетенә имам булып килгәч кенә, Фәрит Вәлиевларга ияреп, тарих белән кызыксынып киттем һәм архивларга йөри башладым.
Иң элек Айрат Шәфигуллинның Туеш авылы турындагы китабы дөнья күрә. Әмма әнисе ягыннан муллалар нәселе аңа тынгылык бирми, тагын эзләнүләр, өйрәнүләргә этәрә. Ул Мамадыш районының ташъязма истәлекләрендә Колмөхәммәд, Мөхәммәдсафа исемнәренә тап була. Шуннан соң Колмөхәммәд, аның оныкчыгы Нигъмәтулла хәзрәтләрнең әсәрләрен өйрәнгән галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Гөлнара Зәйниеваларның хезмәтләре белән таныша.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында танылган алты татар шагыйре һәм дин белгече — Мәүлә Колый, Габдессәләм, Габдерәхим Утыз-Имәни, Батырша һәм Әхмәдбикләр арасында Колмөхәммәдкә дә истәлек ташы куелган. Ул — үгет-нәсыйхәт белән сугарылган шигырь һәм поэмалар авторы. Ә дәүләт тарафыннан исеменә шундый хөрмәт күрсәтелүе Колмөхәммәд Солтәнбәковның үз заманы өчен игътибарга лаеклы шәхес булуы турында сөйли.
— Колмөхәммәд Башкортостанның Яңа Карамалы авылында дөньяга килә. Бик яшьли Мәчкәрәдә белем ала. Морзалар соравы буенча Мамадыш районының Югары Ушма авылы мәдрәсәсенә килеп, мөгаллимлек итә. Шунда Бәдигылҗамал исемле кызга өйләнә. Әмма Ватанга мәхәббәт иманнан килә дип, туган ягына китәргә карар кыла. Ә Югары Ушмада аның урынына улы Мөхәммәдсафа кала. Колмөхәммәднең тормыш юлы турында Нигъмәтулла Солтанбәков үзенең шигъри юллар белән язылган кулъязма шәҗәрәсендә дәвам итә. Анда нәселебез турында бик күп мәгълүмат табарга була. Ә аның «Шәҗәрә» һәм «Шәехзадә» дигән әсәрләренең кулъязмалары безнең туганнарда саклана иде. Нигъмәтулла кабер ташлары язу остасы булган, бүгенге көндә дә Кукмара, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе районнарында ул бизәп эшләгән 28 кабер ташы бар, — дип дәвам итә Айрат хәзрәт.
Әлеге китапны язу өчен өч еллап вакыт уза, авторга озын юллар үтәргә, Башкортостан, Татарстан архивларында күп эзләнергә туры килә. Шуңа күрә китапка язылган мәгълүматларның 98 проценты архив материалларына нигезләнеп, бай эчтәлекле һәм гыйбрәтле вакыйгалардан чыгып бәян ителә. Монда аерым кешеләрнең гыйбрәтле язмышы белән тарихны, авылларның барлыкка килүе, сәяси, дини, хәтта табигать күренешләре белән бәйле вакыйгаларны ачыклыйсың.
Мәсәлән, Нигъмәтулла хәзрәтнең «Шәехзадә» әсәрендә 1894 елларда халыкның авыллардан Сирия якларына күченүе турында әйтелә. Шул вакытта Төркиядә бик көчле җир тетрәү була. Әлеге вакыйга көне-сәгате белән "Википедия"дә бирелгән мәгълүматларга туры килә. Моннан тыш, үткәннәр белән кызыксынып, әмма аны өйрәнүне кайдан башларга белмәүчеләргә дә ул юл күрсәткеч булып тора. Шуңа күрә китап Колмөхәммәд Солтанбәков нәселеннән булучыларга гына түгел, ә киң катлам укучыларга да кызыклы булыр дип ышана автор.
— Тарихны өйрәнү — кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта бик катлаулы эш. Чөнки сәяси вакыйгаларга, ул вакытта илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә кайбер мәгълүматлар буталырга яки үзгәртеп тә бирелгән булырга мөмкин. Әмма гаиләңә кагылышлы яңа мәгълүматлар табу, әлегә кадәр туганнарга билгеле булмаган фактларны ачыклау күңелгә рәхәтлек һәм олы канәгатьлек хисе бирә. Шулай ук нәселебездә шундый бөек шәхесләр булуын белү миңа зур җаваплылык та өсти, чөнки мин дә шул юлны дәвам итәм. Аларның берсен дә догаларымнан калдырмыйм, — диде Айрат хәзрәт.
Бүгенге көндә Айрат Мәсхүт улы Колмөхәммәднең 250 еллыгына әзерләнү мәшәкатьләре белән янып йөри. Бу уңайдан нәселе турында документаль фильм төшерә башлаганнар. Моннан тыш, Югары Ушма авылында мәчет янында мәдрәсә торгызу хыялы да бар…
Китап турында мәкальләр:
- Икмәк тәнгә көч бирә, китап җанга көч өрә.
- Яхшы китап — иң ышанычлы юлдаш.
- Китап башка дөньяларга тәрәзә ача.
- Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
- Китап уку өчен күңел күзең дә кирәк.
- Китапсыз йорт — кояшсыз көн.
- Безне адәм иткән — уку, Адәмне алга илткән — уку.
- Күп укыган — күп белер.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев