Анда район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие, авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Бүген район советы бинасында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, оешма-предприятие, авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Районда террорчылыкка каршы комиссия эшен оештыруда һәм практикада булган конкрет җитешсезлекләрне бетерү турында террорчылыкка каршы комиссия эше секретаре Рашат Гарифуллин сөйләде.
Мәгариф учреждениеләре укучыларын диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне профилактикалау турында, террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә, мәгариф һәм яшьләр тирәлегендә буллинг күренешләренә каршы тору эшчәнлеген оештыру һәм аның торышы турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин таныштырды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев