Сөембикә манарасына ярымай кире кайтарылачак
Соңгы яңалыклар

Сөембикә манарасына ярымай кире кайтарылачак

Манараны реставрацияләүгә 136,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Элегрәк реставрация эшләре үткәрү өчен сүтеп алынган ярымай Сөембикә манарасына 12 ноябрьдә кире кайтарылачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Эшләр Мәскәү вакыты белән 6.00 сәгатьтә башланырга тиеш. Айны кран ярдәмендә куячаклар, бу эшкә профессиональ альпинистлар җәлеп ителгән. Барлык чаралар да кирәкле иминлек чараларын саклап үткәрелә, дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.

«Монтажлау эшләре һава шартларын исәпкә алып башкарыла, шуңа күрә планлаштырылган эшләрнең датасы һәм вакыты үзгәрергә мөмкин. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларның вакытлыча кертелгән чикләүләрне аңлап кабул итүләрен үтенәбез», — дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Сөембикә манарасын реставрацияләүгә 136,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аның хәзерге этабы 2026 елның декабрендә тәмамланырга тиеш.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев