Игелекле гамәл: Кукмара районында «Талантлар фестивале» оештырылды
Соңгы яңалыклар

Игелекле гамәл: Кукмара районында «Талантлар фестивале» оештырылды

Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр өләшенде.

Югары Арбаш авылы мәдәният йорты «Игелек» тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубы белән берлектә «Талантлар фестивале» уздырды. 

Анда районыбызның тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләре чакырылган иде. Бәйрәмгә килгән һәр бала үзенең җыр-бию, кул эшләренә осталыгын күрсәтте. Чараның икенче өлешендә Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгына юл тоттык. Анда безне бик җылы каршы алдылар. 

Нурсил Нуретдин улы килгән кунакларны үзләренең хезмәтләре белән таныштырды. Ә без, мәдәният хезмәткәрләре, аларны кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйладык. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр өләшенде.

Энҗе Гайнетдинова, мәдәният йорты җитәкчесе


Нет комментариев