Җаваплылык юлы: Кукмарадан Марсель Исмәгыйлевның хезмәте турында
Кеше һәм аның эше

Җаваплылык юлы: Кукмарадан Марсель Исмәгыйлевның хезмәте турында

Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары — аның намуслы хезмәтенә һәм Татарстанда дәүләт хезмәтләре системасын үстерүгә керткән шәхси өлешенә югары бәя.

Үз эшенең остасы

Чыннан да, бик җаваплы хезмәт башкара ул. Кукмарадагы күпфункцияле үзәктә халыкка дәүләт хезмәтләренең сыйфатлы һәм нәтиҗәле күрсәтелүендә Марсельнең дә зур өлеше бар. 

Гомумән, аның тормыш юлы гел җаваплылыктан тора, дисәң дә һич хата булмас. Мәктәптә укучыларга белем бирүе, әтисенең фаҗигале төстә вафатыннан соң әнисе Сания апага ышанычлы терәк булуы, эш урынындагы һөнәри осталыгы, гаиләсендәге җаваплылык... 

Инде тәмам күнегеп беттек: тормыш өчен кирәкле булган нинди генә документ кирәк булса да, тегендә-монда мөрәҗәгать итеп тормыйча, туп-туры дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең Кукмарадагы күпфункцияле үзәгенә киләбез. Бу — көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ә менә әлеге процессларның никадәр җайлы һәм тиз баруы — биредәге белгечләрнең үз хезмәтләрен тирәнтен белүенә, аларның аралашу осталыгына, сабырлыгына һәм кешелеклелегенә бәйле.

Ә алда әйтеп узган сыйфатлар нәкъ менә баш белгеч Марсель Исмәгыйлевка кагыла. Күпфункцияле үзәккә килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, үтенечен җентекләп тыңлый, һәр мөрәҗәгатькә җаваплы карый ул.

«Универсаль», ягъни күпкырлы белгеч ул Марсель Исмәгыйлев.
«Универсаль», ягъни күпкырлы белгеч ул Марсель Исмәгыйлев.

Язмышын мөгәллимлек белән бәйләргә теләп, математика һәм информатика һөнәрен сайлаган Ташлы Елга авылы егетенә бу өлкәдә алты гына ел эшләп калырга туры килә. Үрәсбаш мәктәбе ябылганнан соң, Марсель дәүләт теркәве палатасына урнаша. Ә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең Кукмарадагы филиалы ачылганның беренче көненнән үк биредә эшли. 

— Информатика фәненнән югары белемемнең әлеге хезмәткә кереп киткәндә ярдәме зур булды. Эш алымнарын монда да кулланам. Яңа программалар кулланылышка кергәндә, төрле хисаплар эшләгәндә тиз аңлашыла, — ди Марсель. 

Кешеләр мәнфәгатен кайгыртып

Марсель үзенең тыйнаклыгы белән әйтеп кенә бетерми: ул — үзәктәге хезмәттәшләре өчен ныклы таяныч. 

— «Универсаль», ягъни күпкырлы белгеч ул безнең, — ди үзәкнең әйдәп баручы белгече Эльмира Гыйззәтуллина. — Эш барышында нинди генә аңлашылмый торган сорау туа калса да аның янына «йөгерәбез», үз эше никадәр тыгыз булуга карамастан, барыбызга да ярдәмгә килә. Ул эш көнен һәрвакыт нәтиҗәле куллана, вакытын һәм көчен дөрес итеп бүлә белә. Биш кеше өчен эшләү сәләте, эш урынына барыбыздан да алдан килү һәм иң соңыннан китү, һәрвакыт соңгы мөрәҗәгать итүчегә кадәр калу — бу аның эш принцибы. Һәрвакыт диярлек хатасыз эшли.

Зур чират һәм авыррак холыклы клиентлар булганда да ул тиз арада барысын көйли белә, ди белгеч. «Марсельнең тагын бер үзенчәлекле ягы бар: ул читтән генә күзәтеп, безнең күңелдәге борчуларны да, кәефсез икәнлегебезне дә шунда ук күреп ала һәм ничек булса да аны уңай хәл итү ягын карый, кайгырта. Шуңа күрә эш буенча гына түгел, ә шәхси мәсьәләләрдә дә ул безнең өчен төпле кинәшче», — ди Эльмира Гыйззәтуллина. 

Күпфункцияле үзәккә килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, үтенечен җентекләп тыңлый, һәр мөрәҗәгатькә җаваплы карый ул.
Марсель Исмәгыйлев күпфункцияле үзәккә килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, үтенечен җентекләп тыңлый, һәр мөрәҗәгатькә җаваплы карый.

Марсель Исмәгыйлевның хезмәт вазыйфалары гаять җаваплы: хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документларны кабул итү, дәүләт кадастр исәбенә документлар кабул итү, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр бирү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү. Марсельнең бер генә гариза бирүчедән дә эшенә карата шикаять алмавы — аның документлардагы нечкәлекләргә гаять зур игътибарлы булуы, җаваплы каравы турында тагын бер дәлил. Ә эш урынын бизәүче төрле Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары — аның намуслы хезмәтенә һәм Татарстанда дәүләт хезмәтләре системасын үстерүгә керткән шәхси өлешенә югары бәя. 

— Марсель, хезмәтеңнән һәм гаилә мәшәкатьләреннән бушаган арада ни эшлисең? — дип кызыксындым үзеннән.

— Балык тоту белән мавыгам, — диде ул, елмаеп. — Табигатьтә булу миңа уйларны тәртипкә китерергә һәм күңелемне ял иттерергә булыша.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев