Кукмара районында янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмаларның әһәмияте турында сөйләделәр
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмаларның әһәмияте турында сөйләделәр

Автоном җайланма кешеләрне кисәтү өчен каралган.

Иминлек өчен

«Бурдан — кала, уттан калмый», — дип белми әйтмиләр. Янгын кинәт кенә килеп чыгып, санаулы минутлар эчендә барлык мал-мөлкәтне кара күмергә әйләндерергә, кеше гомерен дә куркыныч астына куярга мөмкин. Ут-күздән саклану өчен һәркемнең өенә янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштыру мөһим. 

Районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе урынбасары Газинур Хаев һәм «Тылсым» үзәгенең гаилә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ленара Шәйдуллина Зур Кукмара авылында яшәүче күпбалалы гаиләдә булды. Алар янгын хәбәрчесенең әһәмияте турында кисәтү әңгәмәсе үткәрделәр. 

— Янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмалар Россия буенча көн саен бик күп кешенең гомерен саклап кала. Прибор, аз гына төтен чыгуга ук, аны сизеп ала һәм көчле тавыш бирә. Гади генә җайланма да зур фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итә ала, — ди Газинур Хаев. — Кайберәүләр: «Түшәмгә җайланма куйдык та, хәзер өйне тынычлап калдырып китә алабыз. Берәр хәл килеп чыкса, ул үзе янгын сүндерү частена сигнал бирәчәк», — дип уйлый. Бу — ялгыш фикер.

Автоном җайланма кешеләрне кисәтү өчен каралган. «Аны аш-су, балалар бүлмәләрендә, коридорларда түшәмгә, яисә стенага куярга киңәш ителә. Батарея ярдәмендә эшләүче приборлар куллану өчен бик уңайлы. Эченә тузан утырса, ул нәзек кенә тавыш чыгара. Бу очракта аны урыныннан алып, тузан суырткыч белән чистартырга һәм кире куярга кирәк», — ди җитәкче урынбасары. 

Янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмалар Россия буенча көн саен бик күп кешенең гомерен саклап кала.
Янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмалар Россия буенча көн саен бик күп кешенең гомерен саклап кала.

Саклык бәладән коткара

Хисмәтуллиннар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Олысына — 17, уртанчысына — 8, ә төпчегенә 1 яшь тә 4 ай. 

— Без «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча төзелгән яңа йортта яшибез. Аллага шөкер, өебез бик җылы, якты. Бирегә 2025 елның җәендә күчендек. Аңа кадәр әниләр белән бергә яшәдек. Тормыш иптәшем Вадим, иң беренче эш итеп, аш-су бүлмәсенә янгын хәбәрчесе алып куйды. Балаларга да һәрдаим иминлек кагыйдәләре турында сөйлибез, шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын аңлатабыз, — ди күпбалалы әни Рәмзия ханым. — Яңа нигезебездә тыныч һәм имин яшәргә язсын. 

«Тылсым» үзәгенең гаилә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ленара Шәйдуллина сүзләренчә, бүгенге көндә районда бер меңнән артык күпбалалы гаилә яши. 

— Без ел дәверендә күпбалалы гаиләләрдә булып, профилактик әңгәмәләр уздырабыз, янгын куркынычсызлыгы, иминлек кагыйдәләре язылган белешмәләр таратабыз, — ди ул.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев