Чит ил гражданнары миграцион исәпкә басу һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Хокукый мохит
Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илсияр Вәлиева белән районыбызда яшәүче чит ил вәкилләре, аларның кайсы өлкәләрдә хезмәт куюы, закон таләпләре турында сөйләштек.
— Районыбыз территориясендә булган мигрантларның төп өлешен Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (илләре һәм Үзбәкстан, Таҗикстан Республикалары гражданнары алып тора. Алар бирегә хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен киләләр һәм, патент рәсмиләштереп, сәүдә, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәләрендә эшлиләр. Бүгенге көндә район территориясендә 331 (2025 елның әлеге чорында — 288) чит ил вәкиле һәм гражданлыгы булмаган зат миграцион исәптә тора, — ди ул. — Вакытлыча район территориясендә яшәүче һәм хезмәт куючы гражданнарга закон таләпләре яхшылап аңлатыла. Шулай ук кабул итүче як, ягъни эш белән тәэмин итүчеләргә дә миграция закончалыгы нормалары җиткерелә.
Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе билгеләп үткәнчә, чит ил вәкилләре, Россиягә килгәч, тору урыны буенча миграция исәбенә басарга һәм күченгән очракта үзвакытында хәбәр итәргә тиеш. Кабул итүче 7 эш көне эчендә миграцион исәп органына белдерү (уведомление) җибәрергә хокуклы.
— Эшкә урнашу өчен рөхсәте яисә патенты булган, 18 яше тулган чит ил гражданнары гына хезмәткә җәлеп ителә ала. Мигрантларны эшкә алганда, эш бирүченең алар килешү төзегән көннән алып өч эш көне эчендә Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органының миграция бүлегенә хәбәр итүе мөһим. Хезмәт килешүе туктатылган очракта да нәкъ шулай ук эшләнә, — ди Илсияр Илсур кызы.
Әңгәмәбез барышында миграция өлкәсендә законнарны бозу очракларын ачыклау буенча үткәрелүче чаралар турында да сөйләштек.
— Быелның 1-10 июнендә, 1-10 октябрендә Россиядә, шул исәптән районыбызда «Легаль булмаган мигрант» оператив-тикшерү операциясе узды, — ди Илсияр Вәлиева. — Аның кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан чит ил гражданнары яшәүче торак секторлар, алар хезмәт куючы авыл хуҗалыгы һәм сәүдә объектлары тикшерелде. Кайбер мигрантлар һәм аларны эш белән тәэмин итүчеләрнең миграция закончалыкларын административ бозулары ачыкланды. 7 чит ил гражданына карата штраф салу белән Россия Федерациясе территориясеннән мәҗбүри чыгару хакында карар кабул ителде.
Чит ил гражданнары миграцион исәпкә басу һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Мәгълүмат өчен:
- Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар Россия территориясенә керү яисә тору режимын бозган очракта, аларга 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр административ штраф белән Россия территориясеннән чыгару яный.
- Законсыз рәвештә хезмәт эшчәнлеге алып барган өчен (патент яисә эшкә урнашу өчен рөхсәте булмаса) 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр административ штраф көтә. Шулай ук территориядән дә чыгарырга мөмкиннәр.
- Чакыручы, кабул итүче яисә вазыйфаи, юридик зат тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән икән, моның өчен штраф суммалары саллы. Вазыйфаи затларга — 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга — 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.
- Чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затны законсыз рәвештә Россия Федерациясе территориясендә хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүчеләргә дә таләпләр җитди. Гражданнарны — 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларны — 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларны 250 мең сумнан 800 мең сумга кадәр административ штраф яисә 14 тәүлектән 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктату җәзасы көтә.
- Мигрантларны хезмәткә җәлеп иткәндә эш бирүче алар белән килешү төзегән вакытта яисә хезмәт килешүе туктатылган очракта, тиешле вакыт эчендә Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органының миграция бүлегенә хәбәр итмәгән икән, штраф шулай ук саллы. Гражданнарга — 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 35 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр административ штраф яисә 14 тәүлектән 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктату җәзасы билгеләнергә мөмкин.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев