Кукмарада Наил Газизуллин истәлегенә волейбол буенча ачык турнир оештырылды
Спорт

Кукмарада Наил Газизуллин истәлегенә волейбол буенча ачык турнир оештырылды

Быелгы турнирда Кукмара, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Нократ Аланы командалары катнашты.

Бу ял көннәрендә Кукмарадагы «Барс Арена» спорткомплексында спортчылар гына түгел, тамашачылар да көтеп ала торган ярыш — Наил Газизуллин истәлегенә волейбол буенча ачык турнир узды. 

Спорт мәйданчыгы төрле шәһәрләрдән килгән көчле командаларны, мәртәбәле кунакларны, спорт сөючеләрне һәм район тарихында сизелерлек эз калдырган әлеге шәхеснең якыннарын җыйды. 

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Полистрой» җәмгыяте директоры, Наил Газизуллинның улы — Нияз Газизуллин, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм башка кунаклар катнашты. Алар катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, матур һәм гадел уеннар, лаеклы җиңүләр теләделәр. Тантаналы ачылышта шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендәге хезмәтләре өчен Айрат Вахитов һәм Рөстәм Фәйзуллиннар Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. 

Быелгы турнирда Кукмара, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Нократ Аланы командалары катнашты.
Быелгы турнирда Кукмара, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Нократ Аланы командалары катнашты. 

Турнир исеме артында — намуслы хезмәт, гаделлек, җаваплылык һәм якыннарына карата чиксез мәхәббәт белән сугарылган гомер тора. Наил Гобәй улы 1943 елда Кукмара бистәсендә күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Аның әтисе — Гобәйдулла Газизулла улы Бөек Ватан сугышы юлларын узган, ә әнисе — Мәстүрә Баһаветдин кызы бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Наил Газизуллинның тормыш юлы принципиальлек, үҗәтлек һәм гаделлек белән аерылып торган.

Аңа төгәллек, тормышка карата оптимизм, тормыш иптәшенә, балаларына һәм туганнарына эчкерсез мәхәббәт, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тору хас булган. Наил Гобәй улының хезмәт юлы авыл хуҗалыгы техникасы, райком, ПМК-90 һәм киез итек-киез фабрикасы белән тыгыз бәйләнгән. Озак еллар ул предприятиенең ремонт-остаханә цехын җитәкли, соңрак тәэмин итүче булып эшли. Фабрика аның өчен эш урыны гына түгел, ә, чын мәгънәсендә, икенче йортка әверелә, ул үзенең бөтен көчен һәм белемен шушы оешмага багышлый.

Ә тормышында гаилә аерым урын алып тора. Тормыш иптәше Фалиянур ханым белән алар озын һәм бәхетле гомер кичерделәр, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бүген өч баласы, тугыз оныгы, оныкчыгы һәм яраткан хатыны Наил Гобәй улы турында якты истәлекләр саклыйлар. Алар күңелендә ул мәңгегә яратучан ир, кайгыртучан әти һәм бабай, олы йөрәкле кеше булып калачак.

Тантаналы ачылышта мәртәбәле кунаклар катнашты.
Тантаналы ачылышта мәртәбәле кунаклар катнашты.

Турнирны оештыручыларның берсе Нияз Газизуллин булды. Ул районда волейбол үсешенә зур игътибар бирә, яңа очрашулар һәм ярышлар өчен мөмкинлекләр тудырырга ярдәм итә. 

— Тормышта безне көчлерәк итә торган әйберләр бар. Спорт — шуларның берсе. Ул тәнне чыныктыра, дисциплина тәрбияли һәм холыкны камилләштерә. Сәламәт тәндә — сәламәт рух, дип юкка гына әйтмиләр. Өч ел элек, әтиебезнең туган көне алдыннан, аның истәлегенә турнир үткәрү идеясе туды, — диде ул. — Әтинең тормыш юлы безгә якты үрнәк иде. Һәрвакыт бары тик алга омтылды һәм беркайчан да бер урында басып торырга ирек бирмәде ул. Ни өчен нәкъ менә волейбол? Чөнки бу — иң бердәм команда уены. Бүген уеннар барышында һәркем иптәшенең ышанычын һәм ныклы терәген тойсын. 

Быелгы турнирда Кукмара, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Нократ Аланы командалары катнашты. Катнашучыларның географиясе спортның төрле буын һәм шәһәр кешеләрен уртак максат, азарт һәм уенга мәхәббәт белән берләштерергә сәләтле булуын тагын бер кат раслады. Әлеге турнирның әһәмияте спорт ярышына караганда күпкә күбрәк. Бу — кеше гомере, хезмәт, якыннары турында кайгырту һәм үз эшенә тугрылык белән тулган кешегә хөрмәт, хәтерне саклап калу, яшь буынга лаеклы тормыш үрнәге күрсәтү мөмкинлеге. 

Димәк, Наил Гобәй улы Газизуллин исеме киләчәктә дә спорт мәйданчыгында һәм аннан читтә кешеләрне берләштереп, аларга якты юнәлеш күрсәтеп торачак. Кешенең хәтере исән чакта, аның игелекле эшләре дәвам итә.

Хатын-кызлар 

  • 1нче урын – Кукмара («Зилант»);
  • 2нче урын – Йошкар-Ола;
  • 3нче урын – Түбән Кама.

Ир-атлар арасында: 

  • 1нче урын – Йошкар-Ола;
  • 2нче урын – Әлмәт;
  • 3нче урын – Казан (Полистрой).

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»


#спорт

Нет комментариев